Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов страница 9

Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов

Скачать книгу

килеп төшкән беренче көннәрдә малайлар өйдә бикләнеп утырырга мәҗбүр булдылар. Прасковья Александровна иртә таңнан эш белән чыгып китә һәм улларына: «Бәлкем, кирәк булырсыз», – дип, өйдә утырырга кушып калдыра. Иске танышларына төшүгә һәм аларның бик кунакчыл булуларына да карамастан, чит кеше өендә вакыт бик акрын уза иде.

      Прасковья Александровна Сергей Степановичтан аның Казандагы дәрәҗәле дусларының адресларын алып калган иде. Ләкин аларның кайберләре үлгән, кайберләре бу шәһәрдән күчеп киткән булып чыкты. Эзли торгач, ниһаять, кирәкле кешеләр табылып, аңа балаларын гимназиягә урнаштырырга ярдәм иттеләр.

      Беркөнне Прасковья Александровна шатланып кайтты. Кайтып керүгә, улларын кочаклады.

      – Алдым… Сезнең өчегезне дә гимназиягә урнаштырырга рөхсәт алдым… – дип сөйләнде ул, күзеннән шатлык яшьләрен сөртеп. Аннары сумкасыннан пөхтә итеп бөкләнгән кәгазьне алып укып күрсәтте: «Укырга кабул итәргә. Казна исәбенә вакансия ачылганга кадәр үз исәпләренә тәрбия кылырга» диелгән.

      – Кабул иттеләрме? – дип сорады хуҗа хатын, алар белән бергә шатланып.

      – Әйе… иттеләр… – Прасковья Александровна авыр сулап куйды, – экзаменнарын тапшыра алсалар…

      Ул заманда гимназиядә барлыгы өч – түбән, урта һәм югары класс була торган иде. Болардан тыш, гимназиядә укырга хәзерләү өчен башлангыч класс бар иде. Гимназияне тәмам итүчеләр тулы урта белем алып чыгарга тиешләр. Шуңа күрә түбән класска керер өчен дә шактый читен сынау узарга туры килә иде.

      Казанга килер алдыннан ике ел элек Прасковья Александровна балаларын үзе укыта башлады: аларны грамматика нигезләре һәм арифметиканың башлангыч дүрт гамәле белән таныштырды.

      Балалар укырга һәвәс булып чыктылар һәм күп укыдылар. Бер елны Саша белән Коля хәтта Нижнийда халык училищесында да укып йөрделәр. Әмма Прасковья Александровна хәзер балаларның үзләре кебек үк дулкынлана, тик ул моны сиздермәскә тырыша.

      Менә сынаулар көне килеп җитте.

      Кояшлы матур иртә. Өрәңгеләрнең соңгы яфраклары, һавада акрын гына бөтерелеп, җиргә килеп төшәләр. Анда-санда юл кырыйларында комачтай кызарып яткан бу яфраклар гүя җылы көннәрнең үтеп киткәнлеген сөйлиләр, шуңа зарланалар иде.

      Прасковья Александровна улларын гимназиягә озата барды. Юка куртка кигән Коля, иртәнге салкыннан бөрешеп, иң алдан йөгерә. Бераз баргач, ул артына борылып карый һәм:

      – Әнием, гимназия күренмиме әле? – дип сорап куя.

      Аның артыннан Саша бара. Уң кулында – өчаяклы эккер, сулында – землемер чылбыры. Саша үзенең дәрәҗәсен белеп, башын артка ташлап, горур кыяфәт белән бара. Иң арттан Прасковья Александровна үзе атлый. Җилкә аркылы бау белән язу тактасы һәм грифель аскан кече малаен җитәкләгән.

      Шәһәр инде йокыдан уянган. Балык базары кибетләре тирәсендә халык аеруча күп. Алдан йөгерүче Коля урам тыкрыгында кая барырга белмичә туктап калды. Аның күзе коймага ябыштырылган кәгазьгә төште. Якынрак килеп укый башлады:

      «Игълан.

Скачать книгу