Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 22

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир

Скачать книгу

үзгәрер идем, таныш кешеләр арасында үзгәреп булмый, үзгәрсәм дә ышанмыйлар. Валлаһи, шулай. Алдаһам, менә эчем күпсен. Куй бәрәсе булып йөриһем килмәй. Мине кешегә санамайлар…

      Гаяз аның янына ук барып, иңбашыннан тотты. Дусларча акрын тавыш белән ышандыра башлады:

      – Күчәрбай туган, мин синең йөрәгеңне аңлыйм. Сине бу авырлыктан коткарырга тырышырбыз. Ә хәзергә син шулай «куй бәрәсе» булып тор. Бүреләрнең нишләгәнен бик ныклап күзәтеп йөре. Куй бәрәсе булып түгел, аучы булып күзәт, аңладыңмы?

      Күчәрбайның чырае яктырып китте. Ул тиз һәм ачык итеп җавап бирде:

      – Аңладым.

      – Иртәгә күрешербез. Хуш, хәзергә кайтып ят.

      Күчәрбай, сүзсез генә баш иеп, Таквә Сәхәү йортына таба юнәлде. Ул киткәч, Имәли дә безнең янда озак тормады.

      – Сезгә булган ышанычым арта бара, егетләр. Адәм белән адәмне аера белә торган кешеләргә охшыйсыз. Йөрәгемдә ут кабыздыгыз сез минем, – диде дә ул, шакылдавыгын яңа дәрт белән уйнатып, артка, Низамыйлар урамына табан борылды.

      Ерагая барган саен, аның шакылдавыгы моңлырак булып ишетелә, йокысыннан уянган этләр, иренеп кенә өреп, аңа җавап биреп куялар иде.

      Каядыр еракта, Низамыйлар ягында, әтәч кычкырды. Таквә Сәхәүләр ягында уянган икенче әтәч аңа җавап бирде. Ун-унбиш адым китәргә өлгермәдек, бөтен авыл яңадан әтәч тавышлары астында калды. Тешсез Ибрай йортында ишек ачып япкан тавыш ишетелде. Кайдадыр сыер мөгрәде, урам уртасында йоклап яткан казлар уянып, үзара сөйләшеп алдылар.

      Караңгы, шомлы булып күренгән биек таулар артындагы эзмәнкәле офык буйлап сызылган таң аклыгы күзгә сизелерлек тизлек белән киңәя бара иде.

      Без лапас башындагы яшел печән өстенә җыеп калдырылган урынга ятып йокыга киткән вакытта, яңа көннең көләч кояшы чыгып килә иде инде.

      IX

      Йокыдан уяну чиксез күңелсез булды ул көнне. Беренчедән, әни безне йокыбыз туймас борын уятты. Икенчедән, ул арада шактый текә булып күтәрелергә өлгергән эссе кояш, өзлексез рәвештә өстебезгә карап, безне кыздырган, без үз тәнебездән чыккан тиргә үзебез парланып изрәгәнбез – хәлсезләнгәнбез. Башлар күтәрә алмаслык дәрәҗәдә авыр тоела, буыннар, кыен эш эшләп имгәнгәндәгедәй, кыймылдарга карышалар… Ике аерылы имән агачы белән мунчалалардан гына әтмәлләп ясалган баскычның сирәк-мирәк басмаларына ябышып абзар башыннан төшкән чакта борыннарыбызның җыерылуын, авызларыбызның кыегаюын берәр бала күрсә, һичшиксез елап җибәрер иде. Шундый күңелсез, шундый ямьсез идек без. Лапас астындагы күләгәгә төшеп, комганга тутырылган салкын су белән битләребезне, кулларыбызны, күкрәкләребезне югач кына, бераз адәм рәтенә кергәндәй булдык. Аның өстенә чәй дә эчеп җибәргәч, хәлләр тәмам җайланды. Җәяүләп Базарлы авылына – волкомга чыгып китәрлек батырлык бар иде бездә.

      Чыгып киттек. Сул ягыбызда – Агыйдел. Ул дөньяның матурлыгы, яшәүнең татлылыгы турында өзлексез курай тарта. Уң ягыбызда – таулар. Кара-кучкылланып торган куе яшел урман белән капланган

Скачать книгу