Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 25
Х
Базарлыга җитәргә бер чакрым чамасы юл калганда, безгә Низамый очрады. Ул, яшел читәнле тарантаска кырын яткан килеш, зур күк аргамакны салмак кына атлатып, Базарлыдан кайтып килә иде инде. Безнең турыга килеп җиткәч, дилбегәсен тартып, аргамагын туктатты, көлеп исәнләште. Кәеф-хәтерләребезнең ничек булуын сорашты. Базарлыга баруыбызны иртәрәк белми калуына үкенгәнлеген белдерергә ашыкты:
– Нигә соң аны кичә үк әйтмәдегез! Мин сезне үз яныма утыртып алып барган булыр идем. Ничаклы җирне җәяү килгәнсез бит.
– Зарар юк, мондый матур юлда ун чакрым күпмени ул, – диештек без.
– Шулаен шулай да бит… Ярый инде, ә кайтканда берәрсен туры китерерсез әле, безнең авылныкылар өзелми аннан…
Ул безнең янда озак тормады. «Сафо» тартмасын ачып, берәр папирос кабыздыргач, «Ярый, хәзергә!» диде дә дилбегәсен какты. Күк аргамак, туктап тору өлешен кайтарырга теләгән төсле, эре-эре адымнар белән юыртып китте.
Гаяз, аның артыннан карап шактый вакыт сүзсез торганнан соң:
– Эт икән! – дип куйды.
– Әйе, ул безгә кадәр барып өлгергән.
Шуның белән сүз киселде. Агыйдел сулга борылып китеп, бездән шактый ераклашкан, куркыныч яр булып күтәрелгән биек тау да бу җирдә сөзәкләнеп азайган иде инде. Авыл тирәсен әйләндергән киң чирәмлектә тамак туйдырып йөргән бозаулар, алар арасында йөгерешеп уйнап йөргән малайлар күренде. Тик без аларга әһәмият бирмәдек. Базарлы авылының тышкы күренеше кызыксындырды безне. Бөтен авыл өстен чуарлаган биек-биек кое сиртмәләре, бер-береннән якын-якын ара калдырып утырган өч мәчет һәм көнгә каршы аермачык булып күренгән яшел түбәле зур йорт миңа электән үк танышлар иде инде. Аларга караганда да зуррак, көчлерәк булып күтәрелгән ике яңа йорт кызыксындырды мине.
Авылның нәкъ үзәгенә урнашып, ерактан күренгән бу кызыл түбәле йортларның берсе – узган ел салынып беткән җидееллык мәктәп, икенчесе яңа салынып бетеп бара торган клуб булып чыкты. Бу йортларның ничек салынулары һәм волость күләмендәге башка үзгәрешләр турында без волкомга кереп шактый вакыт сөйләшеп утырганның соңында гына тулырак мәгълүмат ала алдык.
ВЛКСМның волость комитеты секретаре Рахманов безне шактый эре кыяфәт белән каршы алды. Бу минем Рахманов белән беренче күрешүем түгел иде. Укырга китәсе елны канткомолда очраган иде ул миңа. Ул чакта аның өстендә искереп беткән кара толстовка иде. Толстовканың бөкләнеп, түгәрәкләнеп беткән чүпрәк билбавы алдан китереп эләктерелмәгән, кабырга тапкырына тегелгән ике элмәк аркылы гына үткәрелеп, артка бөкләнгән дә ике очы бергә китереп төйнәлгән һәм, үзенең кирәген бөтенләй югалтып, онытылган иде. Ботларында ак буйлы кара чалбар булып, тузанга буялып беткән кап-кара ялангач аягына аягы төсле үк күннән тегелгән сандали кигән иде. Шулай да миңа караганда яхшырак киемле булып күренгән иде ул, һәм мин