Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 29
– Җитте, егетләр, – диде ул. Җитди, әкрен тавыш белән сөйли башлады: – Сез монда, егетләр, Рахмановны тәнкыйтьлибез ди торгач, бөтен комсомол оешмасын берни эшләмәгән итеп күрсәтә башладыгыз. Анысы дөрес булмас. Ярый, менә сезне алыйк. – Ул Гаязга тукталды. – Хәер, сезнең кайдан икәнегезне белмим.
– Шәһәрдән ул, – дидем мин. – Завод егете.
– Әһә, завод егетеме? Сизелә. Ярый, сезгә кагылмыйк, – диде Аязгулов, Гаязны калдырып, миңа борылды һәм, гаҗәпкә каршы, турыдан-туры исемем белән дәште. – Ильяс энем, сиңа тукталыйк, – диде. – Ильясмы син? – диде һәм, минем җавап биргәнемне көтмичә, үз соравын үзе дөресләп дәвам итте: – Әйе, мин сине беләм. Моннан ике ел элек кенә борын астың кибеп җитмәгән малай идең син. Менә шушы бүлмәдә үк сиңа комсомол комитеты командировка язуы биреп, кантон мәгариф бүлегенә җибәрде. Күр сине хәзер, нинди куркыныч сүзләр сөйли белә торган комсомолец булгансың. Менә шушындый иттереп сине әзерләп чыгару, сине шушы дәрәҗәгә күтәрү үзе генә дә комсомол оешмасы ярдәмендә булмадымыни?..
Бу сүзләрен сөйләгәндә, Аязгулов һаман минем күзләремә карап торды. Рәхимсез рәвештә каты итеп миңа текәлгән ул соры күзләр карашы астында мин нишләргә белми утырдым. Мине тәмам селкенмәслек хәлгә китереп җиткергәч, ул җәһәт кенә итеп Иделбаевага борылды.
– Сине дә беләм мин, кызый, Артыкбикәме син? – диде ул.
Барыбыз да гаҗәпләнеп кызга таба борылдык. Кызның аптырашта калган кара күзләре, зур ачылып, Аязгуловка текәлгәннәр иде:
– Әйе, мин – Артыкбикә, – дип дөресләп куйды кыз.
– Беләм мин сине, моннан дүрт ел элек, кияү куеныннан качып, безгә килгән кыз бит син?..
Йөрәгем жу итеп китте, арка тамырларым буйлап салкын йөгерде, ялт итеп кызга таба борылганымны сизми дә калдым. Кыз озын керфекләрен түбән төшереп башын иде, кызарды һәм акрын гына тавыш белән Аязгуловны дөресләп куйды:
– Әйе, шулай иде…
Аязгулов аның шушындый чибәр, акыллы кыз булып җитешүендә төп ярдәмче комсомол булуын, шулай булганның соңында, бер Рахмановка карап кына бөтен комитетның эшен күрмәмешкә салыну, аны эшсезлектә гаепләү ярамаганлыгын исбат итеп, байтак сөйләде. Ләкин мин аның соңгы сүзләрен рәтләп тыңлый алмадым, йөрәгемне дә, уйларымны да Артыкбикә чолгап алды… Ул нинди Артыкбикә? Моннан дүрт ел элек… кияү куеныннан качып… Бу ни дигән сүз? Моннан дүрт ел элек? Кияү куеныннан качып килгән кыз….Ул аны үзе дөресли… «Әйе, шулай иде» ди. Шулай ук алданырга мөмкин микәнни? Мин бит аны… Юк! Юк!.. Бу мөмкин түгел…
Мин, бу адәм ышанмаслык сүзләрнең нигезен табарга тырышып, кызның йөзенә карыйм. Аның алсу-көрән йөзе шулкадәр саф, шулкадәр бөтен, аңа тыныч кан белән карап булмый. Зур булып ачылган чем-кара күзләр шулкадәр саф, шулкадәр керсез, шулкадәр гөнаһсыз карыйлар – аларны беркатлы сабыйлар күзеннән