Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 31
Кәефнең яхшылыгына, дәртнең көчлелегенә чыдаша алмыйча, чәчәк арасында куышып, төрле көйләргә җырлашып, кычкырышып килә-килә, без Агыйделгә якынайганбыз. Кинҗә кичүенә килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз.
– Хушыгыз, иптәшләр, мин уңга, – диде Артыкбикә.
Без сискәнеп киттек. Әйтерсең лә бу рәхәт юлның мәңгелек түгеллеген шул минутта гына төшендек. Кинәт йөзләребезгә җитдилек урнашты. Без уйга калдык… Тукта, бу ничек болай тиз үтте әле? Без бит аның белән юньләп сөйләшергә дә өлгермәдек. Аның кем булуы, кайда торуы, күпмегә кайтуы, ниләр эшләве турында да белмәдек. Моннан дүрт ел элек кияүдә булуының ни дигән сүз икәнлеге турында да аңлашмадык. Ни өчен «Артыкбикә» дип аталуының сәбәбенә дә төшенмәдек. Тукта? Ничек бу болай бик тиз булды соң әле? Без аның белән тагын очрашырбызмы? Кайда очрашырбыз? Ничек?..
Шундый уйлар астында, нәрсә әйтергә белмичә, Артыкбикәгә карап сүзсез калдым. Ул, минем уйларымны аңлаган төсле, шаян караш ташлап алды. Бик күп сүзләр әйткән төсле, бик кыйммәтле очрашулар вәгъдә иткән төсле, серле булып күренде миңа ул караш. Мин тагын ни дип әйтергә белмәдем. Берәр уңышсыз сүз ычкындырырмын да татлы тойгыларыма тап төшерермен дип курка идем мин.
Гаяз үзен үзе югалтмады. Минем күңелемдә уйланганнарны теле белән әйтте ул:
– Бигрәк тиз килеп җиткәнбез, тоелмый да калды, минем сездән бер дә аерыласым килми иде әле.
– Тормыш дулкыннары аера шул, ни хәл итик, – дип көлде Артыкбикә.
Аның көлүенә мин дә кушылдым. Минем нервларым аның нервлары белән тоташкан төсле булды.
– Болай тиз аерылмыйк әле, азрак сөйләшеп утырыйк, – диде Гаяз. – Әле көн иртә, – дип, кояшка карап алды.
Ләкин, дөресен әйткәндә, көн иртә түгел, кояш шактый түбәнәеп саргайган, күләгәләр озайган иде инде. Шулай да Гаязга каршы торучы булмады. Лапас түбәсе төсле киң булып җәелгән карама төбенә утырыштык. Монда сүз җитдирәк мәсьәләгә күчте. Без Артыкбикә белән ныграк танышырга, аның тормыш юлын ачыграк белергә тели идек. Тик Артыкбикә безгә канәгатьләнерлек җавап бирмәде. Үзе