Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 35

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир

Скачать книгу

искә төшерде.

      – Боларын мин дә ишеттем.

      – Ә хәзерге чорда партиянең авылдагы төп бурычы – авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә кору буенча эшләү. Авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә кору дигән сүз тиз генә тоттың да авылда социализм төзедең дә җибәрдең дигән сүз түгел әле. Ул бик күп эшләүне сорый.

      – Боларын да ишеттем шикелле.

      – Ишетсәң, тагын бер ишет. Икенчеләй вакытында тыңлап утырырсың.

      – Бетте, бетте.

      – Шул. Авылны социалистик нигезгә коруны ачык кына итеп «Менә шушылай, менә шушы формада эшләргә кирәк» дип әйтә алмыйм әле. Тик шунысын ачык беләм: авылны социалистик нигезгә күчерү өчен, хәзерге аерым-аерым вак хуҗалыкларны берләштереп, эре хуҗалыкка әйләндерү кирәк. Авыл хуҗалыгында чиксез зур файда бирә торган бик зур мөмкинлекләр бар, тик аерым хуҗалыкта яшәгән хәлдә ул мөмкинлекләрдән файдаланып булмый. Беренчедән, вак-вак хуҗалыкларга машина кертеп булмый; икенчедән, эшне ныклы план белән алып барып булмый; өченчедән, авыл хуҗалыгы товарларын ишәйтүгә зур ярдәм итә торган фән-техника күрсәтүләрен, агрономия чараларын кулланып булмый (күп басуга күчү, җирне ашлау кебек чараларны әйтәм). Шул чараларны күрмичә, кулакларны бетереп тә булмый. Ә социализм ул – сыйныфсыз җәмгыять төзү дигән сүз. Партия алдында менә шундый бурычлар тора. Без, комсомолецлар, шушы бурычларны тормышка ашыру эшендә партиягә ярдәм итәргә тиешбез.

      – Алай булгач, Ибрайның коммуна дигәне, аның бу сүзен безнең эләктереп алырга теләвебез дөрес булган?

      – Әйе, без дөрес юлда. Ләкин кулыбыздан килә торган бик күп эшләрне күз алдыбызга дөрес китерә алмаганбыз. Ибрайның артель төзү турындагы фикерләре – бүгенге көннең алдынгы фикерләре. Бу фикерләрнең Ибрай авызыннан – артель төзүдә турыдан-туры үз хуҗалыгы белән катнашырга тиешле ярлы крестьян авызыннан әйтелүе бигрәк тә шәп. Ләкин бит бер Ибрайдан гына артель төзеп җибәреп булмый. Башка ярлылар бу турыда үз фикерләрен әйтмәделәр бит әле, хәтта фикерләрен сорагач та, «сүзең көмеш булса, тик торуың – алтын» дигән принципта калдылар. Бер Ибрай белән генә бит…

      – Бер тарыдан ботка пешереп булмый дисеңме?

      – Вот-вот! Синең һәр кирәккә бер мәкалең бар, шунысы шәп. Әйе. Бер тарыдан ботка пешереп булмый. Ләкин, төптән уйлап караганда, Ибрай берүзе генә булырга тиеш түгел. Аның тәкъдименә барлык ярлылар гына түгел, авылның төп катлавы – урта хәллеләр дә кушылырга тиеш. Ярлылар белән эш җиңелрәк тора. Имәли, Күчәрбай ишеләр бу юлда үзләре риза булулары белән генә зур хезмәт күрсәтә алмыйлар. Алар – партиянең, совет властеның авылдагы таянычы. Шуңа күрә дә алар өчен партия тәкъдим иткән яңалыкларга үзләре кушылуы гына аз. Алар үз артларыннан бөтен авылны ияртү эшен дә өсләренә алырга һәм аны башкарырга тиешләр…

      Гаяз сөйләгән бу сүзләр, бу фикерләр минем өчен яңалык түгелләр иде. Укыганым да, ишеткәнем дә бар иде минем аларны. Тик алар минем башымда, тәртипсез көтепханә эчендә югалган кыйммәтле томнар шикелле, тәртипкә салынмаган

Скачать книгу