Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 28

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир

Скачать книгу

Аязгулов беребезгә дә аерым караш ташламыйча түргә узды, кулларын артка куеп, стенага сөялде.

      – Дәвам итегез, нигә туктадыгыз? – диде ул.

      Берәү дә эндәшмәде. Мин, аның белән исәнләшергә уйласам да, барыбер оныткандыр дип шикләнеп, урынымнан кузгалмадым.

      – Йә, нәрсә бүлешә идегез?

      – Артык әллә ни юк, – диде Рахманов, кечкенә гаебе ачылган кеше сыман көлемсерәп куйды.

      – Азрак булды инде булуын, – диде Гаяз. – Тик, гафу итегез, мин сезне танымыйм әле.

      – Зарар юк, зарар юк, минем алда сөйләшергә ярый, чит кеше түгел, – диде Аязгулов.

      – Безнең волком партия секретаре Аязгулов агай була ул, – дип таныштырып куйды Рахманов. – Ә болар, – диде, безне Аязгуловка күрсәтте, – студентлар, ял итәргә безнең волостька кайтканнар.

      – Бик яхшы булган, укыган кешеләрне бик яратабыз без, бик кирәк алар безгә; ә син, Рахманов, нигә куасың аларны?

      – Бузатёрлар.

      – Нәрсәдән риза түгелләр?

      – Яңадан военный коммунизм тәртипләрен кайтарасылары килә. Авылда гражданнар сугышы ачмакчы булалар.

      – Шулай укмыни?

      – Бәлки, сезнеңчә, авылда сыйнфый көрәш булмаска тиештер? – диде Гаяз, шактый кычкырып. – Бәлки, кулаклар белән ярлылар, пар күгәрчен кебек гөрләшеп, үзара тату яши торганнардыр?

      – Кычкырмыйча, кычкырмыйча, – диде Аязгулов. – Тынычрак. Җитди мәсьәлә турында тыныч сөйләшергә кирәк.

      – Яхшы, – диде Гаяз, тәмам тынычланып. – Безнең бар теләгебез – авылны социалистик юлга бастыру эшендә партиягә ярдәм итү. Шуннан чыгып, менә күргәннәребез турында киңәшергә килдек…

      Һәм Гаяз, бер дә иренмичә, әле генә Рахманов алдында әйткәннәребезне яңадан сөйләп бирде.

      Ярлылар арасында авыл хуҗалыгы артеленә оешып эшләү теләге барлыгы һәм безнең шуларга ярдәм итәргә йөрүебез Аязгуловны аерата кызыксындырды.

      – Әйбәт ният бу, – диде ул. – Хәтта бик әйбәт ният. Нигә син аларга ачуланасың, Рахманов?

      Аның мондый карашы безне бөтенләй канатландырып җибәрде. Арада сүз тагын җанланып китте. Тик баягыча ук «ялкынлы» төс алмады. Аязгулов үзе бик сирәк сүз куша торган булып, күбрәк без сөйләшкәнне генә тыңлап торса да, аның безнең янда булуы барыбыз өчен да уртак тынычлык билгесе хезмәтен үти иде. Без комсомол эшендәге кимчелекләрне баягыга караганда да күбрәк күрсәтә башладык. Иделбаева да безгә кушылып китте.

      Ул минутларда мин үземне үтә җылы, йөрәккә якын урталыкта хис иттем. Бердән, күптәннән күңелемне биләп килгән кызның безнең фикерләргә кушылып китүе; икенчедән, Гаязның – минем иң ышанычлы иптәшемнең янымда булуы; өченчедән, бу волостьның иң зур кешесе булган Аязгуловның бик нык игътибар белән тыңлап торуы һәм, дүртенчедән, Рахмановның башта бик әтәчләнеп тә, хәзер гаебен сизгән төсле юашланып калуы мине батырайттылар; мин үземдә бернәрсә каршында да чигенмәслек

Скачать книгу