Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни страница 25

Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни

Скачать книгу

берьюлы берничә тукмак белән китереп орган кебек булдылар. Гөлчирә озын кара күлмәктән, иңенә шундый ук кара шәл салган, башы яланбаш, чәчен пөхтә итеп тарап, артка түгәрәкләп өеп куйган. Әллә ни аптыраганлыгы да сизелми, киресенчә, үзен хөкем итәргә килгән кешеләрдән, аларның үтә җитди күренергә тырышып, суд кагыйдәсенең хәрефенә ябышып ятуларыннан эчке ирония белән көлемсерәп утыргандай күренә иде. Залга Әсфан килеп керү белән, ул ерактан ук аны күреп алды, сәламләү урынына авыз чите белән генә елмайгандай итте, «Китте бит, малай, безнең газиз башлар. Күңелеңне киң тот, бәлки, үзем белән сине дә алып китәргә тырышырмын әле» дигән төсле иде аның бу иронияле карашы.

      Гаепләү актын тыңлаганнан соң, Әсфанның бөтен аптыраулары берьюлы коелып, бермәлгә бөтенләй катып калды: «Шул хәтлегә үк барып җиттеме? Кем уйлаган шундый ефәк кабык эчендә шундый башсызлык яшеренеп яткандыр дип?» Ләкин нинди дә булса фәлсәфә корып, үзеңне аклап яисә үзеңә үзең хөкем карары чыгарып утырырга хәзер соң, гаепләү акты ачык язылган һәм колакларны ярып, залда яңгырап үтәргә дә өлгергән иде: «Гөлчирә Габбасова, егерме биш яшендәге гражданка, урта белемле, соңгы вакытта өй хозяйкасы, ике елга якын паралич ирен – отставкадагы подполковник Гайнан Курдюковны башта дәвамлы рәвештә карап та, соңыннан агу биреп, аны аңлы рәвештә юк итү кебек җинаять юлына баскан…» һәм башкалар, һәм баш- калар…

      – Агу түгел, йокы даруы… Мәрхүм ирем аны әледән-әле сорый, булмаса, таптыра торган иде, бәлки, дозасы артыграк киткәндер, – дип, суд кагыйдәсен бозып, төзәтмә ясады Гөлчирә.

      – Безнең кулда медицина экспертизасы һәм, гомумән, әйтәсе сүзегезне сез үз нәүбәтегездә әйтерсез, – дип, аны шундук туктаттылар.

      Моңарчы судта булмаган, суд тәртибе күрмәгән Гөлчирә бу үтә рәсмилекне авырга алды. Үзенә карата рәхим-шәфкать булмаячагы турында шундук нәтиҗә ясап, бөтенесенә җене чыккандай, күзләрен түбәнгә – бер ноктага күчерде һәм, бүтәнчә бернәрсәгә дә, бер сүзгә дә игътибар итмичә, кара көеп утыра бирде.

      Бары тик үзенә бик якын тавышны ишеткәч кенә, ул, уянып киткәндәй, башын күтәрде. Суд шаһит сыйфатында чакыртылган Әсфанны аягүрә бастырып, аңардан сорау ала иде.

      – Әйе, булды шундый хәл… Узган ел, июль башларында иде шикелле… Маркиз утравында, Волгада су коенганда… «Коткарыгыз, батам!» дигән тавыш ишетеп, мин шул якка йөзеп киттем…

      – Гражданка Габбасова үзе батарга ниятләгән, үзе «Коткарыгыз!» дип кычкыра. Нәрсәдер очы очка ялганмый монда.

      Суд утырышчыларыннан берсе, шулай дип реплика кыстырып, тигез генә сөйли башлаган Әсфанны буташтырды. Кыскасы, әйтәсе сүзләренең күбесен әйтә алмады Әсфан.

      Гөлчирә Әсфаннан, әлбәттә, күбрәкне көткән иде. Яклап сүз әйтер дип үк көтмәсә дә, шулай да рәхимлерәк булыр, әйткән сүзен Гөлчирә трагедиясен аңларга тырышып әйтер дип көткән иде. Аның рәсми корылык рамкасыннан чыкмыйча, дөресрәге, чыга алмыйча, авыз эченнән ботка пешерү белән калуы (Гөлчирә бу минутта Әсфанның күңелендә нинди каршылыклар

Скачать книгу