Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни страница 29
![Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни](/cover_pre1007608.jpg)
Озын сүзнең кыскасы, кыз нәкъ үз ботагында, кояшның күзе астында пешеп җиткән алма, акылы-фигыле дә макталып телдән төшми, эшкә дә уңган, әйтүләренә караганда, абыстайдан укып кына булса да «китапны су урынына эчә», шуның янына тагын – бусын, бәлки, көнчелектән дә әйтә булганнардыр инде – егетләр хатын килештереп язарлык каләм дә кыштырдата белә, имеш.
Сездә дә шундый бер сорау туа торгандыр, минем үземдә дә беренче карашка андый сорау бик туды: шундый кызарып пешкән алма булгач, җитмәсә тагын, авылда бер Әлмөхәммәт бай кызы да икән, нишләп соң ул егерме ике, егерме өч яшькә хәтле гел үз ботагында – әтисе өендә утыра? Нишләп аңарга, өйләнергә теләп, яучы җибәрмиләр? Яки соңгы исәп – кара исәп: нишләп аны берәр карчыгадай чая егет, каз бәбкәсен тибеп алып киткән тилгән кебек, көпә-көндез «тибеп» алып китми? Ул елларда безнең татарда андый эшләрдән качу булмаган бит! Тора-бара аңлашылыр, туктагыз, сез мине бүлдермичә, белгәнемне-ишеткәнемне әкрен генә тезәргә ирек бирегез.
Моның, әлбәттә, сәбәпләре күп булгандыр, хәтта безгә мәгълүм булганы да берничә. Беренчедән, Гыйльмениса, баш очында ничаклы гына чая карчыгалар үтәли-сүтәли кисешеп очканны сизмәсен, каз бәбкәсе кебек түгел, каз бәбкәсе кебек «пи-пи», каз бәбкәсе кебек юаш кыз булмый. Ул үз дәрәҗәсен белә, кирәк-кирәкмәс урында ихахайлап чапмый, теләгән-теләмәгән кешене кулына якын китерми, кичке уеннарга сирәк чыга, чыкса да, вакытында һәм берәүдән дә озаттырмыйча, үз өенә кайтыр юлны үзе табып, тизрәк кайтып китү ягын карый.
Икенче сәбәп: үз ишләре арасында иң чибәрләрдән берсе буларак, юкка-барга борылып карамау да бар, муенны-башны бик текә тота. Бу текәлек вакыты-вакыты белән тәкәбберлеккә үк үсеп җитә. Һәрхәлдә, син аңарга, күктән йолдыз ук чүпләп бирә алмасаң да, җирдәге йолдызларның яктыракларын тотып китер. Гыйльмениса да кеше ич, башка чибәрләргә хас борын күтәрү нишләп анда гына булмыйча калсын ди?
Өченче сәбәп – һәм бусы бичара кызны иң аптыратканы – Гыйльменисаның авылда бер Әлмөхәммәт бай кызы булуында. Аһ, кайдан гына килеп чыга икән бу байлык та фәкыйрьлек һәм шулар нәтиҗәсендә килеп туа торган тигезле-тигезсезлек! Нинди генә бәхетсезлекләргә сәбәп булмаган да бу, күпме генә гашыйкларны кан-яшь түгәргә мәҗбүр итмәгән. Без