Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни страница 32

Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни

Скачать книгу

бар иде, ә шулар өстенә, шуларның барысы өстенә тагын кеше белеп җиткермәгән давыллы характеры да булган икән. Булган бөтен байлыгын калдырды да авылның иң фәкыйрь егетенә, бернинди шарт куймыйча, беркемнән рөхсәт сорамыйча, тотты да кияүгә чыкты.

      Ни белән бетәр моның азагы? Ни белән генә бетмәсен, Гыйльменисаның күңелендә хәзер тик бер генә акыл: үзе егылган еламас!

      IV

      Ләкин тормыш дигәнең бик үҗәт хайван бит ул, аның йоны уңаеннан гына сыпырып торсаң да, ул әле сиңа син бөтенләй көтмәгәндә арты белән әйләнеп, кушаяклап бер тибеп куя. Ә Гыйльменисаны күрә башладык, ул яшьләй үк тормышны йон уңаеннан гына сыпырып торырга теләмәде. «Үзе егылган еламас», – дип, бик кистереп әйтсә дә, елаган чаклары булгалады Гыйльменисаның. Хәтта шундый минутлары булды: күңеле елый, ә күзеннән яшь чыкмый иде. Әлбәттә, Галимбәк Барыеның кыйшык өеннән, Камәр атлы бөкре сеңлесеннән бүтән байлыгы булмаганны белеп чыкты ул – мәсьәлә анда түгел. Мәсьәлә шунда: башта бөтен авыл ничектер сәерсенеп, дөньяда булмаган бер эш итеп карады моңа. Үзен авыл тоткасы дип йөргән Әлмөхәммәт байның кызы, бердәнбер кызы, күз алмасы кебек үстергәннәре, авылның иң өтелгән бер гидаена – Галимбәк хәерченең кешедә батраклыкта йөрүче Барыена ябышып чыксын, имеш. Кызның ата-аналары бу эшне кабул итмәделәр дә итмәделәр, ләкин шул ук вакытта, нинди байлык һәм абруй иясе булмасыннар, кулдан тәгәрәп киткән йомгакны кире тартып алырга да соң иде инде: укыласы никах укылган, кыз белән егетнең ризалыгы бар, эш законлаштырылган. Бәддога кылырга, карганырга, бусагадан атлатып кертмәскә, әйберләрен бирмәскә мөмкин, әмма кулдан тәгәрәп киткән йомгакны, очын бөтенләй чуалтып та, чуалтмыйча да, киредән кулга тартып алырга мөмкин түгел иде. Авыл кешеләренең, күрше-күләннең сәерсенеп каравы, әти-әниләренең кеше артыннан ишеттергән каһәрләре Гыйльменисаны какшатмады гына түгел, киресенчә, бу кыйшайган өйгә тагын да ныграк беркетә төште: «Әле мин менә сезгә күрсәтермен, әгәр бер-беребезне ошатышсак, торырга тиешбез Барый белән! Барый кемнән ким? Бүтәннәр кебек үк ике аяклы, ике куллы кеше. Торырга тиешбез Барый белән».

      Никахлашып тора башлауның икенче көненнән үк моңа хәтле эш рәте белмәгән Камәрне, әкренләп-җайлап, тәмле тел белән өй эшенә өйрәтә башлады Гыйльмениса. Үзе шулай ук сызганып эшкә кереште. Гомердә кул тимәгән, ярылып-кырылып беткән мичне, ярыкларын элек кызыл балчык белән сылап, аннары изелгән ак таш суы белән менә дигән итеп агартты. Идән-сәкене сап-сары итеп юып чыгарды. Барыен, кием-салымын ничек эләксә шулай атып бәрүдән биздереп, бүреген бүрекчә, киемен киемчә элеп куярга өйрәтте. Өйдә пыскытып тәмәке тартып утырулар бетте. Элекке гадәт буенча, эч пошканнан кичләрен җыелып, Барыйның чабата ясаганын карап, авыл яңалыклары, гайбәтләр белән бүлешеп утыручылар да кими төште, соңга таба бөтенләй бетте. Өйдә урнашкан тәртип, чисталык һәм Гыйльменисаның беркемгә дә каты бәрелмичә, шул ук вакытта сызганып эшләп йөрүе, инде аны да күрмәмешкә салышып утыручы үгез тиреле кешеләргә, читләтеп-читләтеп кенә

Скачать книгу