Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан страница 9
– Гомере бар кешегә ямьле җәйләре дә килер әле… – ди ул.
Безнең бер кат тәрәзәләрнең аскы өлешенә эчтән такта сугылып, җылылык өчен ике арага кибәк салынган; өске өлешләре көн йомшарганлыктан эри, ә ут алгач, яз сулышын сизгән төсле, яшәреп китә иде. Шундый кичләрнең берсендә капка төбендә кемдер «Трр!..» дип ат туктатты. Башта Әдрән, аннары мин сәкегә менеп, икебез ике тәрәзәгә капландык. Күз бәйләнгән чак булса да күрдек: колакчын бүрек, бөрмәле тун, ак киез итек кигән бер кеше туп-туры үз өенә кайткандай, ат тотып, безнең капкадан кереп килә, чанада толып кигән тагы берәү утыра иде.
Гел бертөрле көннәрне кызыксыз гомер кичергән авыл халкы өчен капкаңны ачып йортыңа бер ят кеше керү үзе бер яңалык, хәтта шатлык иде.
Без, кемнәр булыр бу дип, атылып дигәндәй каршыларга чыктык. Ат инде күтәрмә төбенә килеп туктаган, чанадагы толыплы кеше дә төшеп, култык таякларын җайлап тора иде. Йөзен күрмәсәк тә, гәүдәсеннән таныдык:
– Раббани абый!..
Раббани абый тураеп безнең якка борылды:
– Апайлар, сезме?..
Без күтәрмә башыннан туры аның янына сикердек.
– Ипләбрәк, ипләбрәк… Аягыма бик кагылмагыз… – диде ул.
– Аягыңа ни булды соң, абыкай?
– Этләрем белсен!.. Мин түгел, врачлар да белеп бетермәде, – дип, инде үзе безне кочаклап алды, култык таяклары икесе ике якка авып китте.
Шул рәвешле, муеныбыздан нык итеп кочкан килеш, бер аягы белән генә сикерә-атлый, безнең белән бергә баскычтан менә башлады. Ул арада өйдән, каушап-кабаланып, әни дә килеп чыкты. Ул безне кече як тәрәзәсеннән карап-күреп торган, чыга-чыгышка:
– Хәвадис, әллә синме, улым? – дип куркынып сорады.
– Юк. Мин әле бу. Исәнме, инәй? – диде Раббани абый.
Әни туктап, сүз әйткән җирендә катып калды. Ул исенә килгәнче, Раббани абый Әдрәннең иңбашыннан сул кулын алды да әнине йомшак кына итеп йомшак толыбына кысты. Әни:
– Исән кайттыңмы, балакаем? Исәннәр кайттыңмы? Әллә аяккайларың имгәндеме?.. – дип, тулган күңеле, йомшак теле белән такмаклап китте.
– Сорамагыз әле шул йөрмәгән аякны… – дип, абый көлеп кенә җавап бирде.
– Ай Алла! Нишләп болай тышта торабыз соң әле? Әйдәгез, өйгә керик. Кая, ямчың ния керми? – диде әни.
– Хәзер, әбекәй, хәзер, – диде абыйны китергән егет.
– Әйдә, энем. Атыңны апайлар үзләре чыгып урнаштырыр, – диде аңа абый.
Ямчы егет, карда яткан култык таякларын иелеп алып, безнең янга күтәрмәгә менде. Без бер көтү суык ияртеп өйгә кердек. Абыйның өстеннән толыбын, шинелен салдыргач, әни сәке йөзлегенә дога кылырга утырды. Амин тоткач, абыйны китергән егеткә сүз катты:
– Кайсы авылныкы соң үзең, улым? Кемнәрнең игелекле баласы?..
– Идел эченнән[15] мин, әбекәй. Кырым-Сарайныкы, Җәнҗегет, Нугай якларын
15
Агыйделнең су баса торган болынлы түбән ягын халык «Идел эче» дип, ә таулы биек ягын «Кыр ягы» дип йөртә.