Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Пьесалар / Пьесы - Туфан Миннуллин страница 15
Фәрештә. Ә нигә аңларга? Аңламау, бәлки, хәерлерәктер.
Әҗәл. Бәлки, бәлки. Шулай да…
Фәрештә. Ләкин шуны бел: хуҗа бу юлы онытмаячак.
Әҗәл. Аңладым.
Фәрештә. Килә… Мин сине хөрмәт итәм, шуңа күрә кисәтергә уйладым. (Чыгып китә.)
Газраил (кереп). Бар хәзер Әлдермешкә. Әлмәндәрсез борылып кайтсаң, күрсәтермен «ассадули былгаруди» еңны.
Ут сүнә.
Өченче күренеш
Антоновка авылындагы Евстигней картның бакчасы. Пәрдә ачылганда, Евстигней умарта карап йөри. «Ястәгнәй! Знакум!» дигән тавышны ишетеп, битлеген күтәрә.
Әлмәндәр (үзе күренми). Ястәгнәй! Знакум!
Евстигней. Кем ул анда?
Әлмәндәр. Кто такуй, знаешь? Не знаешь – маклашка дам.
Евстигней. Альмандар?
Әлмәндәр (агачлар арасыннан килеп чыга). Знал, маклашка не дам. Гости пришул – чәй давай, дивка давай.
Евстигней (битлеген җиргә куеп, Әлмәндәр каршына бара). Шайтан! Нихаль, Альмандар? Якши?
Күрешәләр.
Әлмәндәр. Хураша! Сам хураша?
Евстигней. Якши! Бик якши! Каян килдең?
Әлмәндәр. Деревня. Свая деревня. Тибя давна ни видал.
Евстигней. Якши! Бик якши! Айда, кил, утыр монда. Мин да уйлаган синга барырга. Вот умарта, бал киряк. Янгир бар, бал бар, куп бар. Син бал бар?
Әлмәндәр. Мнугы. Гуд хураша, дуж есть, сулныца есть, свиты мнугы, пчала туда-суда мнугы литит. Тибя кислый мюд есть? Меня есть. Әлмәндәр кислый мюд пил. Әҗәлдән бижал. Әжәл спал, Әлмәндәр Ястәгнәй знакум бежал.
Евстигней. Азяль? Кем Азяль?
Әлмәндәр. Смирт. Пришул. Гаварит, старик, давай. Әлмәндәр, давай. Туда-суда, умирать. Я тужы туда-суда. Бижал тибя. Писня пить будем, дивка гулять будем.
Евстигней (көлеп). Балагур. Якши! Бик якши! Бал бар, Альмандар бар, Евстигней бар, карчык бар.
Әлмәндәр. Старуха ни нада, дивка давай. Три верст пришул, дивка нит – абратны бижать будем.
Евстигней. Ю-ук! Кунак! Дус! Альмандар дус! Знаком!
Әлмәндәр. Мнугы гуд знакум! Хураша знакум.
Евстигней. Айда, Альмандар, ызба кер.
Әлмәндәр. Ызба ни нады. Здич хураша. Старуха ни нады, чәй ни нады, кислый мед ни нады. Писня нады. Садис, писня пить будем. Ассалуди, былгаруди. Давай, ястәгнәй. (Җыр башлый.)
Ассалуди, былгаруди…
Давай, Ястәгнәй.
Евстигней (җыр башлый, Әлмәндәр очынып тыңлый).
Во саду ли, в огороде
Девица гуляла.
За ней ходит, за ней ходит
Удалой молодчик,
За ней носит, за ней носит
Дороги подарки.
Әлмәндәр. Спасибо, Ястәгнәй. Рәхмәт. Рәхмәт. Яшәдек без, ә? Җырлап яшәдек. Сер бирмәдек. Күпме гумер бергә. Алтмыш ел, ә? Күршеләр, знакумнар. Хәтерлисеңме, болынга печән чабарга чыккач, җыелышып биегәндә, сезнең авылның Маручканы