Шигырьләр / Стихи (на татарском языке). Акмулла

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Акмулла страница 24

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Акмулла

Скачать книгу

id="n_224">

      224

      Истиһза – көлү, мыскыллау.

      225

      Амандаймыз – исән кебек тоябыз, азат шикелле сизәбез.

      226

      Дат – кер, тап; кимчелек (зәгыйфьлек).

      227

      Кур – дуен, калдык, чүп-чар.

      228

      Бу өлешнең хәзерге әдәби телгә юлга-юл күчермәсен искәрмәдән карагыз.

      229

      Шәмсе базыгдан – кояшның зурысыннан.

      230

      Яшьнәгән яшеннән якты.

      231

      Низаглашучылардан өстен торучы.

      232

      Җөда булу – аерылу, аерылуга дучар булу.

      233

      Дөрре мәрҗани – энҗе бөртеге.

      234

      Кян – шахта, карьер.

      235

      Хасаисын – хосусый сыйфатларын, үзенчәлекләрен.

      236

      Хин – вакыт, ара, чор.

      237

      Мәгъяр – критерий, билгеләр чамасы.

      238

      Аның юкка чыгуына туры килүчеләр (дучарлар) күп.

      239

      Аның өстенлегенә бүләк – дәрәҗәле исем.

      240

      Язганнары – ачык дәлил.

      241

      Басыйрәт – аң, аңлылык, үткен күзлелек.

      242

      Әхбаб – якыннар, дус-ишләр.

      243

      Аның мактаучылары чиксез күптер.

      244

      Вәкахәт – әрсезлек, әдәпсезлек.

      245

      Батырлыкта башкалардан өстен,

      Затлылыкта күркәм холыклы,

      Үткен сүздә матур телле.

      246

      Хәбәрләр җыелмасыннан сөйләүче,

      Серләр дөньясында хакыйкать эзләүче,

      Чаршаулар күтәрүдә төпченүче…

      247

      Гыйнайәт кылу – ярдәм итү.

      248

      Мөнәҗәт – мөнәҗәтләр.

      249

      Таз эт – биредә: йолкыш (кутыр) эт.

      250

      Имәс идең – түгел идең.

      251

      Мен – кимчелек, гаеп.

      252

      Сәмәрә – җимеш, нәтиҗә.

      253

      Сәфәр – алыс – барасы юл ерак.

      254

      Кисер – кире беткән, көйсез; көфер.

      255

      Лөббе мәгънә – эчке мәгънә, асыл мәгънә.

      256

      Заһир – ачык, мәгълүм (биредә: тышкы кыяфәт).

      257

      Кыйшер

Скачать книгу