Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке). Ахсан Баян

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке) - Ахсан Баян страница 9

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке) - Ахсан Баян

Скачать книгу

балам, түз, балакаем… – Әнисе шулай Тәбрикне тынычландырмакчы була. Әмма бала аның саен ярсыныбрак елый, аның саен әрнебрәк үкси һәм… бүгенге Тәбрик, олы Тәбрик, чыныккан солдат, авыртуга чыдый алмыйча, колакларын каплый. Хатирәләр, тимер кием шикелле, аның бөтен тәнен чолгап кысалар. Ул, аны салып, иркенгә чыкмакчы, селтәп ташламакчы да җиңеллеккә ыргылмакчы була – уйны әнисенең күңеллерәк елларына күчерергә, туган авылының шаулап торган бәхетле чакларын күз алдына китерергә тырыша, ләкин…

      …Үләмә буенда кыш та, җәй дә чылтырап чишмә ага. Көлемсәр чишмәдән су ала – суда шәүләсе чайкала… Мөлдерәп су тулган чиләккә эләкми шәүлә – һаман чишмә төбендә кала.

      – Синең сурәтең дә минем күңелдә әнә шулай чайкала, – ди каяндыр килеп өлгергән бер егет.

      – Абау! Кеше куркытып йөрисең шунда, кошбәтсез.

      – Минем әти дә риза, әни дә. Бүген килсәң, бүген ике куллап күтәреп алырга торалар.

      – Ә минекеләр белән сөйләшәсе дә юк, барыбер риза түгелләр.

      – Каян беләсең?

      – Сүзләреннән.

      – Ничек?

      – Әле биш елсыз ул хакта авыз да ачмыйбыз, диләр. Күрше-тирәгә шундый сүз тараталар.

      – Чыгып куйсаң… бернишли алмаслар.

      – Шулай да буламы?

      – Әй яратам да бит мин сине, Көлемсәр! СССРда бер бит син! Бер генә!..

      – Абау! Үзәнбайдан чыкканың юк – СССР тагы сиңа!

      – Нишләп чыкканым булмасын? Караталга барганым бар, Бортаска, Болгаерга!

      – Әһә-әһә! Ярты илне гизгәнсең икән инде, Үзәнбайдан ары алты чакрым җир киткәнсең икән.

      – Бүген мин сине урлыйм. Ни булса – шул.

      – Урланган малда бәрәкәт юк, ди безнең әти.

      – Син мал түгел, син – сандугач.

      – Җитәр, кошбәтсез.

      – Чыгасыңмы бүген кич?

      – Әллә тагы.

      – Чык, шушы төшкә кил, мин сине шушыннан урлап китәрмен – туп-туры үзебезнең өйгә. Булдымы?

      – Аннары ни?

      – Аннары дип… туй итәргә риза әти. Әни күптән риза. Син ризамы?

      – Түгел.

      – Чык, яме!

      – Кошбәтсез!

      Йөгерә-йөгерә мунчага су ташый Көлемсәр – Фәрхетдин сүзләреннән соң ялантәпиләре тагын да тизрәк ялтырый. Мәхәббәт! Ай бу ялантәпиле мәхәббәт! Бөтен нәрсәне җиңел генә һәм шәп итеп хәл кыла да куя бит ул!

      Фәрхетдин – балта остасы, һөнәре дә шәп, кыяфәте дә ким-хур түгел, халык әйткәндәй, сызылып киткән кара мыек, сөлек төсле егет. Тыйнаклыгы белән дә күңелне җылытып тора – тәүфыйклы ир булыр дип юрыйлар. Шул унтугыз яшьлек тәүфыйклы егет уналты яшьлек Көлемсәргә гашыйк…

      Менә инде мунча да өлгерде, көтү дә кайтты. Әнисе сыер савар да әтисе белән мунчага китәр, ә Көлемсәр тиз генә сепаратка кереп чыгар да, аннан… Калганын үзе белә инде ул. Дөресрәге, белә дә, белми дә – үзеннән-үзе сер итеп саклый. Сепараттан кайтып, ике-өч минут үтте дигәндә,

Скачать книгу