Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 23
6
Покраудан соң бер ай чамасы һава бер туңдырып, бер эретеп торды-торды да, кинәт суыклар башланды… Аннан соң, бик күп булып, кар төште һәм ул ятып калды. Яңа бистә баткаклыгында җәфа чиккән кешеләрнең, каты җиргә аяк басу белән, күңелләре күтәрелеп китте. Урамда хәрәкәт башланды. «Барабыз» чылар, чана җигеп, Кече Сембер урамы буйлап Казан ягына «Менә без кайчан алдырабыз!» дигән сыман пыжлатып уздылар. Шәһәргә, көрәк күтәреп, кар көрәүчеләр, билбавына балта кыстырып, утын яручылар китте. Бистәнең олысы-кечесе «кышкы кәсеп» белән әвәрә булды…
Ике ай чамасы өйдә утырып зарыккан Габдулла урамга чыкты. Анда урамны һәм бер-берсен сагынышкан балалар инде кар бәрешәләр, егышып бер-берсенең колакларын кар белән уалар, аунашалар иде.
Аннушка белән Фатиха каяндыр кечкенә утын чанасы өстерәп чыктылар. Шуңа сыйган хәтле төялешеп, балалар Кече Сембер урамыннан күлгә таба тау шуа башладылар. Яңа бистәнең җәйге һәм көзге авыр һавасын алыштырган таза суык, балаларның каннарын уйнатып, дәртләрен канатландырып җибәрде.
– Апуш, Апуш, син нәрсә карап торасың, кил тизрәк!
Габдулла авыз ачып сүз әйтергә өлгермәде, Аннушка аны, җилтерәтеп алып, чанага күтәреп салды. Чана кузгалып китте, үрәчә астыннан күтәрелгән ап-ак кар тузаны күзгә, колакларга тулды, йөрәк кысылды… Каршыга менеп килүче малайлар чананы башыннан эләктереп борып җибәрделәр, чанадагылар кар өстенә чәчелделәр… Чыр-чу!
«Әптелбәр нигә чыкмый икән?» – дип уйлады Габдулла, аның беренче кар шатлыгын дусты белән тизрәк бүлешәсе килде.
Шулвакыт Фатиха:
– Карагыз әле, карагыз! – дип кычкырды.
Бар да ул күрсәткән якка карадылар. Олылар сәләмәсен башыннан ук бөркәнгән ниндидер яланаяклы малай, капкадан чыгып, чана шуучыларга нәрсәдер кычкыра, көлә, үзе биегән төсле аякларын алмаш-тилмәш күтәреп сикергәли иде. Бу – Әптелбәр, шулай иптәшләре белән беренче кар шатлыгын бүлешә, үзенең кыргый сикеренүләре белән бу кышта аның да хакы барлыгын аңлатырга тырыша иде.
Ләкин ул күп сикерә алмады, балаларга телен чыгарып күрсәтте дә, борылып, капкага кереп югалды…
Габдулла аларга кергән чакта, Әптелбәр мич башында, каба агачына атланып, кулларын, аякларын тырпайткан, күзләрен йомган хәлдә: «Юл бирегез!» – дип кычкыра һәм таудан чанада төшеп килгән кыяфәт күрсәтеп утыра иде.
Габдулла аңардан:
– Син ник тау шуарга чыкмыйсың? – дип сорады.
– Мин шуам, – диде Әптелбәр, тагын аяк-кулларын алга сузып һәм күзләрен йомып, – кит, таптыйм үзеңне!
– Бу чана түгел, – диде Габдулла.
– Ә ул сезнең чанагыздан шәбрәк шуа, – диде Әптелбәр, – ул таудан «выжт» итеп кенә кала… вәт!