Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 29
Шуннан соң Габдулла ике тәүлек йоклый алмый, ашамый-эчми, үкереп ятты. Өченче көнне Сәхип солдат һәм Григорий үзләре белән кечкенә, ябык кына гәүдәле, зур гына борыны өстенә тимер күзлек кигән берәүне ияртеп алып килделәр. Ул баланы карады да башын чайкады:
– Харап итә язгансыз бит баланы! Аһ, безнең караңгылык, аһ, безнең артталык, – диде ул, сукранып, телләрен шартлатып куйды.
Ул язып калдырган язу белән Сәхип үзе эшләгән больницадан ике дару алып кайтты. Аларның берсен эчереп, икенчесе белән Габдулланың күзен юа торгач, балага хәл кереп китте, аның кызуы сүрелде, ул тамагына ашый башлады.
Беркөнне иртә белән Габдулла авыру күзен кысып кына ачты да әнисеннән:
– Әни, әйләнчеккә барабызмы? – дип сорады.
Газизә апа, Габдулланың терелә башлавы белән сөенсә дә, аның бу үкенечле теләгенә ни дип җавап бирергә белми, әрнеп:
– Ташаяк ябылды шул инде, улым! – диде һәм, ирексездән атылып чыккан яшен күрсәтмәс өчен, читкә борылды.
7
Габдулла, терелеп, беренче тапкыр урамга чыкты. Аның үз иптәшләрен, бигрәк тә Әптелбәрне күрәсе килә иде.
Урамда брахмистр малае күрше урам малайлары белән ашык уйныйлар. Габдулла, башын авырткан күзе ягына авыштырыбрак, дусларча елмайган хәлдә, аларны күзәтергә тотынды. Әмма тегеләр, Габдулланы күрү белән:
– Кит, юл өстендә торма, аягыңа җибәрәбез, – дип кычкырдылар. Берсе, ашыкка тидерүдән бигрәк, Габдулланың аягына тидерергә тырышып, төзәп тә җибәрде. Ләкин ашык тими узып китте.
Габдулла, эшне уенга борып җибәрәсе килеп:
– Тимәде, тимәде, – дип кычкырды.
– Тимәс менә, мин килеп салып җибәрсәм! Икенче күзеңнән колак какканыңны сизми дә калырсың, – дип кычкырды күрше урам малае…
– Сукыр, сукыр! Кылый күз! – дип үчекләргә тотындылар башкалары.
Күтәренке күңел белән чыккан Габдулла кинәт сүрелде, аның бөтен ачуы белән шул балалар өстенә ташланасы килде. Тик алар күп, ә Габдулла берүзе генә! Шулвакыт көтелмәгән җирдән Әптелбәр атылып чыкты да, Габдулланы үчекләп торучы малайлар өстенә ташланып, аларны уңлы-суллы селтәп ташлады. Малайлар бер минут эчендә, эрегән төсле, бу урамнан юк булдылар.
Әптелбәр брахмистр малаен:
– Күрше урамнар безнекеләргә тия, ә син карап торасың, – дип битәрләде.
– Ул үзе бит башта, – дип, брахмистр малае нидер әйтергә теләгән иде, Әптелбәр аның сүзен:
– Кит әле син, чухыр! – дип өзеп куйды.
Брахмистр малае, авыз эченнән ырылдашып, кырын-кырын капкага китте һәм, йорт эченә керү белән, башын чыгарып:
– Ә синең әниең чихутка, әтиең телсез, – дип кычкырды.
Әптелбәр: