Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 28

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи

Скачать книгу

эчендә берәү, бик кыландырып, гармун уйный, икенчесе мичкә кебек зур бер нәрсәне «дөң-дөң!» суга. Әйләнү шәбәйгәннән-шәбәя бара, ат һәм арысланнар өстенә менеп атланган үсмерләр Габдуллага әкияттәге искиткеч пәһлеваннар төсле күренә. Аннан соң әйләнчек акрын гына туктала. «Искиткеч пәһлеваннар» теләр-теләмәс кенә менгән урыннарыннан төшәләр, һәм алар гап-гади бистә малайлары булып калалар…

      Газизә апа, Габдулланы җитәкләп, әйләнчек яныннан китәргә җыенды, ләкин Габдулла бу искиткеч кызыктан аерыласы килми, куркып, йөрәгеннән чыгарып:

      – Әни, әнкәй! Китмик! – дип кычкырды. Аның еларга җитешкән бу ялвару тавышы Газизә апаның йөрәгенә барып тиде, ул туктап калды һәм, үзенең яулык төенен чишеп, тиз генә акчасын санап алды.

      «Кырык өч тиен көмеш… Ташаяк төсе итеп Вәлигә күлмәклек алырмынмы дигән идем, өстендәгесе тетелеп беткән. Иртәгә икмәк изеп куясы бар, шикәр иртәгәлек кенә калды. Вәли дә акчасыз кайтса? Кыска юрган төсле генә шул бу тормыш. Башыңа тартсаң – аягың ачык, аягыңа тартсаң – башың ачык. Әле яңадан бер барнау[19] акча җитми. И улым, улым, газизем!» – дип уйланып алды Газизә апа һәм акчасын кире төреп бәйләде дә яулыкның икенче почмагы белән күзеннән шул арада сыгылып өлгергән яшь бөртеген сөртеп алды.

      Ул арада тупас кына гәүдәле бер малай Габдулланы тибәреп җибәрде һәм, әйләнчеккә килеп, буш калган арыслан өстенә менеп атланды. Габдулла, егылыр-егылмас, әнисенең чапан итәгенә тотынып калды.

      – Кешеләр өстеннән йөрмәсәң, сиңа юл беткәндер шул, күзең чыккыры! – дип тиргәнде Газизә апа чапан астыннан.

      Тупас гәүдәле малай, аңа карап:

      – Әйдә, әйдә, күп җикеренмә, синеке кебек сәләмә малайлар бетмәс монда, – дип җавап кайтарды һәм тешләрен ыржайтып көлде. Аннан соң казаки кесәсеннән шәм шикелле озын конфет тартып чыгарды да, укалы кәгазеннән әрчеп, аны суырырга тотынды.

      Әйләнчек тагын кузгалып китте… Габдулланың, теле белән сорамаса да, күзе белән: «Әнкәй, минем кебек үк малайлар әйләнә бит, нигә мин әйләнмим?» дигән сыман карашы Газизә апаның йөрәген тырнап, чеметтереп үтте һәм ул, дөньясын, тормышын каһәрләп, тиз генә Ташаяктан чыгып китәргә ашыкты.

      Юлда: «Утыртып әйләндерәсе калган. Габдулланы төртеп җибәргән Ибраһим бай малаена үч итеп утыртасы калган», – дип уйлады һәм Ташаякка кире борылырга омтылып куйды. Ләкин Вәли абзыйның: «Мавыкмагыз, тиз кайтырмын», – дигән сүзе исенә төшеп, юлын дәвам иттерде.

      – Йә улым, Ташаякның әле башы-актыгы түгел, тагын килербез, арысланның иң зәһәренә атланып әйләнерсең, насыйп булса, – дип юатты әнисе Габдулланы…

      6

      Газизә апа Габдулланы Ташаякка тагын алып барып, «туйганчы» кинәндерү теләге белән, артып калган бакыр тиеннәрен әрҗәдәге яулыгының икенче почмагына, аерым төенгә җыйный башлады. Вәли абзый белән берничә тапкыр тиргәшеп, урыны килгәндә юмалап, ул аны Габдулланың читеген эшләтергә утыртты.

      «Иртәгә Ташаякка барабыз» дигән көнне Вәли

Скачать книгу


<p>19</p>

Барнау – Екатерина II заманында Барнаул шәһәрендә сугылган бакыр тәңкә.