Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке). Гаяз Исхаки

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Гаяз Исхаки страница 21

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Гаяз Исхаки

Скачать книгу

торган иде. Иртәгә үләсен сизенгән хаста кебек, як-ягына моң-моң карый башлаган иде. Әдипләр, мөхәррирләр күбесе үлеп, үлмәгәннәре рухан бетеп, милләтемез җансыз дәрәҗәсенә йиткән иде.

      Фәкать шул елларда гына чыккан Җәгъфәр исемле тарихчы һич арымый иде. Тарихи хикәяләр, тарих китаплары язып мәйданга китерә иде. Ләкин бу да боларның әүвәлге рәхәт гомерләрен исенә төшереп, бу көнге зәгыйфь, авыру, кызганыч, аяныч хәлләрен чагыштырып кайгыртудан башкага, үзенең хәленең өметсезлеген белдерүдән башкага ярамый иде. Җәгъфәр никадәр әдәбиятка хезмәт итсә дә, никадәр үлеп бара торган яшәешне уятырга тырышса да, иске әдипләрнең рәсемнәрен таратып, тәрҗемәи хәлләрен язып, халыкта милләт фикерен бетермәскә тырышса да, мәктәпләр, мәдрәсәләр беткәнгә, балаларның тууы соң дәрәҗәдә булганга һәм тәрбияләренә һич әһәмият бирерлек гайрәт калмаганга, халыкның кимүенең һич исәбе юк иде. Яшерен чирләр шул дәрәҗә таралган иде, нинди пакь кешегә дә аңардан котылу бик авыр иде.

      Чөнки варисы булуы да бик күп булдыгы кебек, дустларыннан – иптәшләренә, иптәшләреннән иптәшләренә иярүеннән һич сакланырга имкяны юк иде. Хөкүмәт боларны бетермәк өчен җәмгыятьләр ачып, больницалар ачса да, һаман файда юк иде. Чөнки туган бер бала авыру туа иде. Авыру тумаса, атасыннан иярә иде, агасыннан, тутасыннан иярә иде. Шуның өчен хөкүмәтнең, хосусый кешеләрнең гаҗизханәләре бу авырудан әгъзалары чери торган картлар, карчыклар, яшьләр, балалар берлән тулган иде. Авыл халкы бик аз калганга, аларда шул авыру бик таралганга, алар да акыртын гына шәм кебек тик торганда эреп бетәләр иде. Фахешханә болгар кызларыннан, төрмәләр болгар егетләреннән бушана бара иде.

      Ниһаять, егерме беренче гасырның ахырына йитә башлады. Җәгъфәр һаман язса да, һаман элгәреге әхлакымызны, гадәтләремезне югалтмаска тырышса да, халыкның гадәте генә түгел, үзләре дә бетә иде. Егерме беренче гасырның 97 нче елында булган гомуми халык санын алуда Җәгъфәр Русиядә 3800 болгар барлыгын белде. Болар аңарга шулкадәр авыр булды – һич әйтеп бетерерлек түгел. Моннан ике йөз ел элек, унтугызынчы гасырда үзләрен язды[р]мас өчен сугышкан, халык санын алуда 15 миллион болгар халкы ике йөз елда 3800 гә калган иде. Бу цифрлар арасының күплеге Җәгъфәрне болгар халкының тәмам бетүенә ышандырган иде. Шуның өчен 15 миллион вакытта үзен үзе саклый алмаган, үз кирәген эшли алмаган, фараз берлән гомерен үткәргән бер халык 3800 аксак, чулак, сукыр, күзсез, гарип берлән алга китүнең имкяны юк иде. Моннан соң Җәгъфәр дә рәтләнеп язмый да башлады. Чөнки язуның файдасы юклыгын белгәнгә, тәмам гайрәте кайткан иде. Алай булса да, ичмасам, юкка чыксалар да, тарихтан исемнәре югалмасын дип, болгарларның фәнгә, әдәбиятка, музыкага иткән хезмәтләрен җыя башлады. Һәм болгарларның ачык тарихына бик күп әсәрләрен җыеп, тормышлары тугрысында, гадәтләре хакында бик күп нәрсәләр язды. Җәгъфәрнең әсәрләре һәр кеше өчен бик кыйммәт булганга, руслар өчен дә үзләренең ничә гасырлар бергә торган ватандашларының, хәтта кайбер җәһәтләреннән үзләренең мөгаллимнәренең

Скачать книгу