Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке). Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Гаяз Исхаки страница 22
Шул ук вакытта русларда икенче бер мәсьәлә дә бар иде. Ул да егерме икенче гасырны көтү иде. Рус халкы бу бәйрәмне бик шатлык берлән көтәләр иде. Һәм руслар бу гасырда бик күп эшләр эшләгәнгә, үзләренең эшләрен карау, чыннан да, бәйрәм булачак иде. Чөнки мәшәкать, хезмәт, гайрәт сарыф кылган бер эше эш булгач, карауның эшләүчегә биргән ләззәтене дөньядагы һичбер ләззәт берлән чагыштыру мөмкин түгелдер. Руслар моны беләләр иде. Бу көннең киләсен, бу сәгадәтнең тизрәк йитүен җаннары, тәннәре берлән көтәләр иде. Һәммә йирдә бәйрәмгә хәзерләнү, һәммә кешегә киләчәктәге шатлыктан ләззәтләнү йөзләренә чыккан иде. Рус гәзитәләрендә, журналларында русларның кешелеккә, үз милләтләренә хезмәт итүләре хакында озын мәкаләләр бизәкли иде.
Бу мәкаләләр болгарларның инкыйраз мәкаләсе берлән алды-артлы укылгач, русларның хезмәтләрен тагын ачык күрсәтә, русларда безнең беткән, юкка чыккан милләт булу ихтималымыз да бар иде бит, [әмма үлеп бетүче] без түгел бит, дип тагы шатланалар иде. Бу тавышлар зурая бара иде. Чөнки бу көн якыная бара иде. Ниһаять, бер елдан була, бер айдан була, бер атнадан була, дип сөйләнә башлады. Ахырда «иртәгә була» көне дә йитте. Һәммә кешедә хәзерләнү, һәммә кешедә бер шатлык, һәммә җәмгыятьтә шул көнгә хәзерләнү, һәммә гәзитәләрдә мәкаләләр хәзерләү, журналларда рәсемнәр хәзерләү иде. Җәмгыятьләр арасында Тарих җәмгыяте Петербургка үзенең әллә никадәр әгъзасын җыеп, Болгар хакында булган мәгълүмат нәшер кылыначак, болгарларның музее халык[ка] күрсәтеләчәк иде. Болгар әдәбияты, болгар музыкасы, халыкка болгар тормышы хакында мәгълүматлар биреләчәк иде. Һәм дә, болгарлардан бер кеше дә булсын өчен, актыккы болгар Җәгъфәрне чакырганнар иде. Җәгъфәр җәмгыятькә хәлне сөй[лә]мәгән иде. Бикә берлән килергә вәгъдә итте.
Руслар шул эшләрне эшләгән вакытта, безнең Җәгъфәр абзый да һәрвакыт үз эшендә иде. Ул, болгар бетүенә тәмам ышанганга, аларның калдырган әсәрләрен җыярга тотынган иде. Шуның өчен ул Идел буйлап, Казаннан алып Әстерханга кадәр киткән иде. Әстерханның хәрабә мәсҗедләрен тарих җәмгыятьләре үз идарәләренә алып, өстләренә кайвакыт салынганлыгын, кемнәр төзеткәнен, ничә гасырлар гыйбадәтханә булганлыгын, кайсы елда, халкы бетеп, ташландыгын – һәммәсен язганнар иде.
Мәдрәсәләр төрлесе төрле нәрсәгә әверелгән иде. Кайберләре ятимханә, кайберләре фәкыйрьләр йорты, кайсыберләре ночлежный домнар булганнар иде. Әстерханның мәшһүр зияратлары, зиярат өстендәге чардуганнары, ихатасы – һәммәсе тарих җәмгыяте тарафыннан карала иде.
Боларга махсус каравылчылар куйганнар, зур зияратларга кем зияраты икәнлеген, кайвакыт тууын, кайвакыт үлүен, нинди хезмәттә булуын, нинди яхшылыклар кылуын язып куйганнар иде. Җәгъфәр әфәнде һәммәсен карады, һәммәсен күрде, һәммәсе берлән күңелдән сөйләште, һәммәсенең күз яшьләренең агуын үз күзеннән яшьләр агыза-агыза тыңлады. Мәсҗедләр: «Ник болай иттеңез! Болай калырга