Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке). Гаяз Исхаки

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Гаяз Исхаки страница 37

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Гаяз Исхаки

Скачать книгу

торырга ярамаганнан, Җәгъфәр әфәнде сүзгә башлады:

      – Әфәнделәр! Шундый җәмгыятькә мине чакыруыңыз өчен бик шатмын. Бу сезнең илтифатыңыз аркасында, мин үземезнең юкка чыккан милләтемез хакында үземнең фикеремне сөйләү шәрәфенә ирештем. Хәзер ишетә торган сүзләреңез – бөтен дөньяны дер селкетеп, меңнәрчә еллар торган бер милләтнең актык баласының актык сүзе, меңнәрчә елларда үзгәрүне кабул итмәгән бер милләтнең үзгәрмәгән актык бер угылының фикере һәм дә тугры фикередер. Без – болгарларның йир йөзендә кайчан, кайвакытта падишаһлык сөрә башлавымыз хакында мин бер сүз дә әйтмәячәкмен. Моны беләсе килгән кешеләргә, әлбәттә, меңнәрчә томнар тарих китаплары хәзердер. Аларның нинди нәселгә караган икәнлекләре хакында бер сүз дә димәячәкмен. Анысы да нәсел турындагы фән китапларында туп-тулы бер мәсьәләдер. Бу юкка чыккан халыкның болгарлар икәнлеген дә сөйләргә дә ихтыяҗ юктыр. Чөнки бу хакыйкать унтугызынчы гасырның ахырларында исбатланып, Русиядәге мөселманнар татарлар берлән катышсалар да, алардан күп гадәтләр алсалар да, татарларның каннары тәэсир итеп, элгәреге болгарларның кайбер гүзәл табигый үзлекләрен югалтсалар да, болгарлар һаман болгар көенчә калмыш, татарлар акыртын гына болгарларга кушылып бетеп китмешләрдер. Нә исә Русиядә мөселманнарга әүвәл «татар» дию таралган булса да, бара-тора «болгар» га әйләнгәнгә күрә, без дә «болгар» дип сүз сөйләячәкмез. Болгарларның табигате сабыр, һәрнәрсәне күтәрә торган, үткен, һәрнәрсәне белүгә тырыш, яхшылыкка һәвәс, бераз фанатик, кунак сүәр, тынычлык өчен җан бирә торган, һәрнәрсәнең һәр ягын уйлап бетермәенчә эш кыла торган яисә, һәр ягын уйлаган булган булып, бер эш тә кылмый торган, фәлсәфә сөйләргә ярата торган, тик торуны ярата торган бер табигатьтер. Боларда җилбәзәклек булганга, боларның тарихларында тиздән генә зур мәсьәләләр чыгу һәм зур тавышлар чыгу бик күп булдыгы кеби, боларның тарихларында уйлап, төпле иттереп эшләнгән эшкә очрау да бик аздыр. Болар һәммә нәрсәне төпсез эшлиләр иде, һәр бинаны нигезсез эшлиләр иде. Болгарларның «Иртәге өчен ишәк кайгырткан» дигән мәкальләре боларның никадәр киләчәк хакында уйлаганлыкларын белгертәдер. Боларның тарихларында яхшы заманнар күренсә дә, болар да бер уйланып эшләүдән хасил булган нәрсәләр түгел иде. Фәкать очраклы гына тугры килгән иде. Болгарлар татарларга катышмастан борын мондый халык түгелләр иде. Болар җитди, һәр эшне уйлап, алдын да, артын да белеп, ник, ни өчен икәнлеген тикшереп эшли торган халык булсалар да, Азия сахраларында иркенлектә торып, бу көн тамагы туйса, иртәгә туярын уйларга өйрәнмәгән татарлар боларга үзләренең табигатьләрен бүләк итеп калдырмышлардыр. Һәм дә болгарларның тора торган йирләре иркен һәм уңдырышлы булганга, күрше халыклары боларга караганда да түбән булганга, дөньяның алга китә торган халыклары берлән мөнәсәбәтләре киселгәнгә, болар «Аллага тапшырдым» дип ятуга салынмышлардыр. Һәм, чыннан да, боларга тамак туйдыру өчен әллә нинди белүләр, уйлап, план корып

Скачать книгу