Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке). Гаяз Исхаки

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Гаяз Исхаки страница 38

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Гаяз Исхаки

Скачать книгу

аркасында юкка чыгуларына ярты сәбәп русларның поплары булмыштыр. Болгарлар һичбер вакыт руслардан курыкмамышлардыр. Фәкать христианлыкка гына разый булмамышлардыр. Боларның әхлаксызлыклары, боларда хатын-кызның фахеш юлына китүләре, боларда спиртле эчемлекләр куллануның таралуы, минемчә, тагы боларның үзләренең табигатьләрендә шундый эш булудан түгел – фәкать, боларда кирәгенчә кылу булмаганлыгыннан, күңел ачар өчен әхлакый урыннар булмадыгыннан, боларны тәрбиясезлек, эч пошу, эшсезлек фахеш юлына тартмыштыр. Эч пошуны бетерер өчен исерткечләр дә кулланылгандыр. Бара-тора боларны куллану да икенче табигать булып калмыштыр. «Кешелеккә ни файдалары булды?» сөаленә мин дә җавап бирә алмыйм. Чөнки бу сөальгә җавап өчен аларның һәммә эшләрен дә берәм-берәм тикшерү кирәктер ки, бу да хәзерге мәҗлестә мөмкин түгелдер. Фәкать калдырган музыкалары, әдәбиятлары кешелек тарихында әһәмияттән буш булмас дип уйлыйм. Әмма фәнгә, сәнәгатькә хезмәтләре юклыгында һич шөбһәм юктыр. Фәкать боларның матур сәнгатькә, художествога иткән хезмәтләрен һәр гадел кеше таныр дигән уйдамын. Боларның болай бу дәрәҗәдә төшеп калуларына һәм дә бетүләренә баш сәбәп бик күп кешеләр ислам булды, диләр. Ислам – алга китешкә, үсешкә киртә, диләр. Боларның бу фикерләре, минемчә, бөтенләй хата түгел. Хәзрәте Мөхәммәд (гам) тарафыннан өйрәтелмеш исламның үсешкә киртә түгеллегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр. Фәкать болгарлар бу ислам диненә керделәрме? Минемчә, юк! Боларда исламиятнең өстке кабыгы берлән япкан бер мәҗүси дине бар иде. Тышын караганда никадәр исламияткә охшаса да, эченә керсәк, мәҗүслектән башка нәрсә түгел иде. «Исламият киртәме, түгелме?» сөален биргән кешеләр бу ике исламны аермыйлар иде. Җавап бирүчеләр дә әле берсен, әле берсен күрсәтеп бирәләр иде. Шуның өчен бу мәсьәлә унтугызынчы гасырда ук мәйданга атылса да, бу көнгә кадәр тәмам ачык беленмәмештер. Болгарлардагы дин үсешкә киртә иде. Болгарлар, шуны саклыймыз дип, рус мәктәпләренә кермәделәр, рус теле белүдән качтылар, руслар берлән якынлашудан курыктылар. Болар һәммәсе аларның исламият кабыгы берлән капланган, татар-болгар халкының кушылуыннан хасил булган бер мәҗүслекне саклау өчен кылынмыштыр. Һәр нә исә, чынлыкта, болгарлар яхшы бер халык иде. Тагы бер сүзем бар: бу болгарлар бәхетсез халыклар иде. «Бәхет нәрсә соң? Ул бармы, юкмы?» мәсьәләләрен хәл кылмаенча гына, мин болгарларның бәхетсезлекләрен күрсәтәм. Болгарларда милләтнең алга китүе мәсьәләсен тәмам аңлап, шул юлда эш эшли башлаган кешеләре ник бик тиз үләләр иде? Яисә мондый кешеләр фәкыйрьлек-фәлән берлән ник бик тиз үзләренең мөкатдәс хезмәтләрен ташларга мәҗбүр булалар иде? Шагыйрьләрнең вакытсыз үлүләре, болгарга ярдәм итә торган байларның яшьли үлүләре нидән иде? Болгарларда тәрәккый итәр алдыннан мәгариф таратылыр вакытта әллә кайдан килеп чыккан урта гасырлар мәҗүсилеге булган «ишанлык» ник ул кадәр тиз тарала иде? Икенче яктан, эш эшләргә ярарлык кешеләр, милли мәсьәләләрне аңлаган кешеләр, ник

Скачать книгу