Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 5
Әмма сандугач шундук тынды. Аның беренче сайравы туган җирендә генә яңгырарга тиеш. Туган җирен дәртле моңнар белән күмәрлек беренче җыры аны алда көтә иде.
Ана сандугач парлашкан ярыннан соң гына, фәкать балалары йомыркалардан борнап чыгар алдыннан гына сайрый.
Ярлары тал, камыш белән каймаланган инешнең елгага кочак җәйгән шикелле киңәеп кушылган тамагы томанлы иде. Зифа таллар һәм яшь камышларның җете яшел яфраклары нәфис, чиста, тик бүгенге иртәне алар чык төшмәгән килеш каршыладылар. Тын иртә күзен тутырып елгага, яр читеннән үк башланган иске, ташландык зиратка карап тора. Әллә нидә бер акчарлак кычкыруы шул күзнең керфек сирпүе сыман тоела. Тынлык бу сак тавышка борчылып әйләнә дә тагын да җайлабрак ята, тагын да тирәнәебрәк, киңәебрәк кала. Томан юрганы, калынайганнан-калынаеп, күтәрелгәннән-күтәрелеп, зират ягына авыша; андагы ташлар, тәре, чардуганнар һәм карт каеннар арасында ерткалана, кискәләнә, аннан соң ул бөтерелеп яңадан укмаша, агач ябалдашлары, үр кашыннан астарак торган чиркәүнең гөмбәзләре, аның кыегайган тәреләре тирәсендә кояшның беренче нурлары белән очраша, эри, югала.
Һәм шунда тирән тынлыкны, калын томанны мотор тавышы шытырдатып ерткан кебек булды. Текә, биек яр артыннан зур борылыш ясап, елганың якты култыгына ялгыз көймә килеп керде. Су өсте кабарып китте, аңа кыйгач дулкыннар таралды. Сөзәк ярдагы вак ташлар, ком кыштырдады, таллар, камышлар калтыранды.
Мотор тавышы тынды. Яссы төпле дюраль көймә салмак кына ярга килеп төртелде. Тынлык элеккегә караганда да сагаярак төште. Судагы вак балыклар көтүе, таллардагы кошлар тынычланды. Сулык-сулык килеп, фәкать дулкыннар гына какты. Елга суы, бала кебек, йокы аралаш көлә иде шикелле.
Көймәдә ике кеше утыра иде. Аларның берсе, килеп туктау белән, көймә борыныннан ярга төште. Кулында – тимерчыбыктан челтәрләп үрелгән савыт, анда – балыклар. Алар тере иде әле. Ул йөген су төбендәге яссы соры ташка куйды. Савыт җәелә төшеп, иркенәебрәк калды. Балыклар елдам боргаланып, бәргәләнеп алдылар да тындылар, имезлек капкан бала шикелле сулый башладылар.
Көймәдән төшкән кеше көрән сыртлы судакларга, кызыл канатлы бәртәсләргә кәефләнеп карап торды, тычкан тоткан мәче кебек, аларны капшап-капшап куйды. Кыска чәчле, кабарынкы мыеклы, коңгырт күзле бу кеше өстенә зәңгәрле-кызыллы йөнтәс свитер кигән, джинсы чалбары көчле ботларына сыланып тора, аягында – шулай ук зәңгәрле-кызыллы кроссовка. Сыгылмалы итеп, беркадәр биебрәк атлавы белән ул, чыннан да, сабыр холыклы, кирәк чакта бик елдам мәчене хәтерләтә. Аның аяк астындагы яссы яки түгәрәк ташлар ул йөргәндә кузгалмады да бугай. Балыкларны суга куйганда, ул чүгәләмәде, ә бәлки, үкчәсе үкчәгә, тезе тезгә орынып торган