Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 7
– Мәетләр йоклыймы? – диде Степан, аны уйларыннан һәм күзәтүеннән бүлдереп. Ул биш-алты ботакны чабып өлгергән дә икән инде.
– Андый йокы бездән дә калмас, – дип җавап бирде Солтан һәм, якын килеп, бер ботакны көймә тарафына сөйрәде.
Степан, зират ягына ияген кагып:
– Йоклыйм дисәң, монда баш куеп ятарга мендәр җитәрлек, – диде, һәм үзе дә бер ботакны сөйрәп китте.
– Күзеңне генә йом – хәзер өч аршынлы юрган ябарлар!
– Әйтмә дә, яшьти. Мин үзем көчкә котылып калдым.
– Ишеттем. Тик тагын бер сөйләрсең әле.
– Ишеткәнең җитеп торыр, – диде Степан. – Калганын яңа зираттагы минем каберем янына барып кара.
– Исемеңне кыргансың бит инде.
– Мин аны мәңгегә калдырыр идем дә бит, хәрби комиссариаттан килеп кырып ташладылар аны.
– Кайгырма, дус. Үз кабереңә кереп яткач, яңадан язарлар әле!
– Иртәгәсе өчен ишәк кайгырсын ла! – дип көлде Степан.
Степан ботакларны тураклады, Солтан ул тураклаганны учак итеп өйде. Ләкин нарат ботаклары чи булып чыкты, тиз генә кабынып китәрлек түгел икән. Степан тәкъдиме белән зиратка күтәрелеп, ауган ике агач тәре сөйрәп төштеләр. Аларның берсен Солтан авыш наратка сөялеп торган җиреннән кубарып алды. Кадерсез яткырганчы, ягуы хәерлерәк дип уйлады. Берзаман дәү бабасы Чанышның авылдагы татар зиратына яңа койма корышканы, иске рәшәткәләрне җыеп якканы исенә төште. Билгеле, кемнеңдер кабере өстендәге тәре яраксыз койма түгел инде түгелен, әмма ни аермасы бар? Бу зират ташландык, һәммә нәрсә авып чери, юкка чыга. Ахыр чиктә ягуы һич тә кешелексезлек түгел. Чистарак булыр. Болай эшләүнең үзенә күрә савабы да бардыр әле. Ул үзен пошынырлык нәрсә юк дип тынычландырды. Дөнья шулай инде ул: исәннәр оялмаса, үлгәннәр кулдан тотмый. Бу аның уе түгел, бабасы Кадрәк сүзләре. Солтан оялу хисе кичермәде. Димәк, ярый.
Әнә Степан үзе сөйрәп төшергән тәрене балта белән тураклап та ташлады. Солтан ул нык, коры имән утыннарны яңа урынга учак итеп тергезде, аларга нарат ботакларын өстәде, чыра телеп, ут элде. Һавага сыек төтен күтәрелде, чәер исе таралды.
– Балык апкил, – диде Степан.
Ул нечкә биш нарат ботагы чабып алды, аларны учак тирәли кадап чыкты. Солтан китергән ике бәртәсне һәм өч судакны тозлады да саңакларыннан шул ботак очларына элеп куйды. Тере балыклар, ялкын кайнарлыгыннан читкә очып китәргә җыенган сыман, канатларын җәеп җибәрделәр, саңакларын һәм авызларын ачып, утка таба көмеш дуга сурәтендә каерылып бөгелделәр, аннары