Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 11
Иштуган Щукарь сыманрак табигатьле Шәмгун картның Мортаза атлы улының бердәнбер улы иде. Солтан аның белән бергә уйнап, атларда чабышып, сулар коенып, колхозның алма һәм яшелчә бакчаларын басып үсте. Үтә дә горур холыклы егет. Чаялыгы, тәвәккәллеге, әллә нинди бәлаләргә юлыгып та исән-имин кала белгәнлеге өчен, аны «Биш туган» дип атый торганнар иде. Сөйли башласа, авызына каратып тота. Нинди генә төркемдә дә – беренче. Үзен һичкайчан арзанга куймас. Теле зәһәр. Кемгә дә булса бәя бирсә – үтерә дә куя инде. Чыда гына. Тик гөнаһсызга үпкәләтми. Гадел. Егет икәнсең – килешәсең. Инде үпкәлисең икән, үзеңә кара – Иштуганның сүзе катгый, әйткәненнән кире кайтмый. Аны шуның өчен хөрмәт итәләр дә иде. Сүзен раслыйсы булса, кирәкме-кирәкмиме, Платон, Монтен, Коръән, Ленин сүзләрен китерә. Гәүдәсе чандыр, башы кечкенә, борыны почык кына булса да, вакыт-вакыт һаваланырга да маһир. Әмма башкаларга гына түгел, үз-үзенә дә уен-көлке белән карый, кирәк тапса, шәфкатьсез төстә камчылый да белә. Ә бу, үзенә кешедән артыгын таләп итмичә, акыл белән яши белү билгесе инде.
Иштуган менә шундый – күпмедер дәрәҗәдә беркатлы, шул ук вакытта катлаулы холык-табигатьле егет иде.
Солтан аның армиягә кадәр йөреп киткән кызы Камәрияне үзенә каратты. Иштуган белән Камәрия бер-берсен ярата идеме икән, Солтан бу хакта әллә ни баш ватмады. Шулай килеп чыкты инде. Үзе исә Камәрияне ошатты. Кыз да аны якын күрде. Мәсьәлә хәл ителгән, бәхәсләшергә, бигрәк тә бүлешергә урын калмаган
4
Тагын өч елдан соң Солтан Әфганстанда һәлак булган совет солдатларына Туган илдә кырык биш мең аршын җир казылганын белде – газеталар Әфган сугышында унбиш мең солдат шәһит киткәнне хәбәр итте (авт. искәр.).