Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 12
Хәтта Зөфәрне дә бу җыр тетрәтмичә калмады. Дөрес, аның юксыныр кешесе юк иде, сугыш китергән михнәт-газап аның күңеленә авыр таш булып ятмаган иде, әмма шулай да янындагы кешеләрнең тирән кичереше аңа да күчте булса кирәк – берара бугазы төбенә каты төер килеп тыгылды. Ләкин бу төерне ул ничек тә йотарга тырышты, чөнки бу минутта Рәшидәнең акрын гына кыймылдаган тулы иреннәре, тирән илһамлану белән балкыган йөзе, аз гына дымланып каядыр еракка төбәлгән күзләре аның өчен үзе бер җыр, үзе бер сихер иде.
…«Юксыну»дан соң «Туган ил», «Хатлар язам», «Сибелә чәчәк», «Яз да була», «Арча», «Шомыртым», «Эрбет», «Фирдәвескәй», «Сания» – берсе артыннан берсе агылып кына торды. Рәшидәнең бу кадәр армый-талмый җырлавы гаҗәп иде. Киресенчә, яңа җыр башлаган саен, үзе ул ничектер рухлана, дәртләнә, ә тавышы отыры көчәя, иркенәя барды. Инде соңгы җиңел җырларга күчкәч, ул, тәмам канатланып киткәндәй, иңбашларын җиңел генә уйнатып, тибрәнеп, талпынып җырлады. Һәр җыры аның тыңлаучыларны беткәнче биләп алды; моңландырды да, уфтандырды да, кабындырды да һәм күз яше аша көлдерде дә ул аларны!
Иң соңгы җырын аеруча бер ялкынлану белән башын артка чөя биреп, кулларын җәеп, аяк очына күтәрелә төшеп җырлап бетерүгә, Рәшидә үзе дә исереп киткәндәй чайкалып куйды һәм, күзләрен йомып, кулын маңгаена куеп, беравык хәрәкәтсез калып торды. Шул чакта халык аны рәхмәт-мактау сүзе белән күмеп ташлады:
– Яшә, чибәркәй, мең яшә!
– Безнең сынык күңелләребезне юаттың-куандырдың, рәхмәт төшсен үзеңә!
– Былбыл да син, син дә былбыл икәнсең!
– Безнеке кебек сугыш кырларында йөргән ярың булса, исән-сау кавышырга насыйп итсен!
Рәшидә сискәнеп уянгандай күзләрен ачты, ни ишетәм дигән төсле, бер мизгел аптырап-югалып торды, аннары кичерү сорагандай нәүмиз генә елмаеп, ике кулын да күкрәгенә куеп, халыкка кат-кат башын иде… Һәм иң соңгы минутта гына, әллә сөенечен аңлатырга теләп, әллә бүтән бер серен сиздерәсе килеп, ул нурлы күзләре белән Зөфәргә ничектер җылы-якын да, аз гына хәйләкәр дә итеп карап алды. Бу караштан Зөфәр тагын эсселәнеп китте, тагын ни уйларга да белмичә аптырап калды.
…Концерт бетте. Халык, тар эскәмияләрдән торып, акрын гына тарала башлады. Бер төркем кызлар, турыдан гына атлап, сәхнәгә – артистлар янына менделәр. Колхоз председателе – карсак буйлы, зур башлы Шәйхулла абзый – Яруллин янына барып аның кулын кысты, ә Яруллин аңа, кызып, кулын болгап, нидер сөйләргә тотынды.
Зөфәр, халыкның чыгып беткәнен көтеп, стена буенда ялгызы гына басып торды. Бик гаҗәеп һәм бик көчле тәэсир калдырды бүгенге концерт аңарда… Әлбәттә, Казанда аның сирәк-мирәк кенә концертларда булгалаганы бар иде, әмма моның кебекне гомерендә һич күргәне юк иде.