Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 54
– Ие, – дип сузган булды ул. – Нәфес – шайтани нәрсә инде ул. Аны тыю бик читен шул!
– Читен булса да тыярга кирәк. Шайтан, муеныңа бер атланып алса, базга да илтеп төшерүе бар.
– Сиңа әйтүе ансат ул, менә мондый йортка хуҗа булып алгач, ни… Аннары нәфес дигәнең кешедән күрмәли котыра бит әле ул!
– Син, абый, әллә уйнап, әллә чынлап сөйләшәсең, аңламыйм! – диде Зөфәр җитди генә. – Ни дигән сүз ул «кешедән күрмәли»? Юк, кешегә карап түгел, заманга карап эшне йөртә белергә кирәк. Менә мин сиңа да саграк булырга, итәгеңне җыебрак йөрергә киңәш бирер идем.
– Ә мин сак булмыйча нишләгән?
– Ул кадәресен үзең беләсеңдер инде… Тик шуны исеңдә тот: сугыш тудырган «хөрлекләр» бетәчәк, хөкүмәт сәүдә эшендә дә тәртип урнаштырачак, ә ревизияләр моннан соң отыры ешрак һәм катырак булачак.
– Бик әйбәт, без аңа каршы түгел, – диде Зариф, исе китмичә генә. – Әмма ләкин мин бит комиссионныйда эшлим, дәүләт сәүдәсенә бер катнашым да юк.
– Комиссионныйны да син үзең ачмагансың, аның да хуҗасы бар. Шул ук дәүләт. Так что, без барыбыз да бер хуҗа алдында җаваплы.
Зариф җилкәсен кашып алды:
– Анысын беләбез инде, безнең совет җаныңа да, малыңа да хуҗа инде ул. Аның күзенә чагылудан Ходай үзе сакласын! Ярый, киңәшең өчен рәхмәт! Ә хәзер терраска чыгып, бер хозур кылып утырыйк әле, сиңа әйтәсе важный сүз дә бар иде.
– Нинди сүз? Шушында гына әйтеп булмыймыни?
– Әни анда чәй әзерли калды, ә минем сүзем табында гына сөйлисе тәмле сүз ул!
Зариф абзый, мыек очын бөтереп, энесенә хәйләкәр генә күз кысып куйды. Зөфәр, торып, кәгазьләрен газета белән каплады да, абыйсына ияреп, террасага чыкты.
Бакчаның, чынлап та, бик хозур чагы иде. Ул тәмам куерып, матурланып өлгергән. Аның беренче җимешләре – чияләр кара-кучкылланып, кура җиләкләре тулып, кызарып килә инде. Иртә өлгерә торган алмаларга да сусыл сарылык йөгерә башлаган. Хәзер шуларның чак сизелерлек хуш исе бөтен бакчага җәелеп бара. Менә күп тә үтмәс, бу татлы хуш ис күрше йортларга, урамга да тарала башлар… Әйе, Зөфәр бакчасының көннән-көн көчлерәк җимешләнә, пешә, аңкый торган чагы җиткән хәзер.
Зариф абзый, террасага чыккач, бакчага бер күз салу белән, кычкырып: «Сөбханалла!» – диде һәм, пиджак төймәләрен ычкындыра-ычкындыра, ашыгып җиргә төште, сукмак буйлап китте. Әүвәл карт әнис төбенә туктап, аякларын аера биреп, инде бер як бите түгәрәкләнеп кенә кызара башлаган алмаларга сокланып карап торды. Аннары койма буенарак узып, чия агачы янында тукталды. «Владимировский» сорт дип йөртелгән бу шактый биек агачны итәгеннән очына кадәр чия сырып алган иде. Уңса да уңар икән! Абзый хәйран калып, башын селкеп торды, машалла, диде, күз генә тия күрмәсен, диде, шуннан, чияләрнең кара-кучкылланып өлгергәннәрен генә озын-нечкә сабакларыннан өзеп-өзеп, бисмилла әйтеп капкаларга һәм авызына килгән әче су белән бергә тәмләп-тәмләп кенә йотарга тотынды. Төшләрен, әрәм булмасын дигәндәй, учына гына төкереп барды. Шулай бераз авыз иткәннән соң, җирән мыекларын сыпыргалады