Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 51

Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

көтеп торучылар булган иде. Егет бөтен сугыш буенча ОРСны имеп ятты бит, бу юлы койрыгына басарлар дип уйлаганнар иде. Аннары ревизия барышында әлеге завод оешмаларыннан катнашучылар да аның берәр кыек эшен чокып чыгарырга тырышып карадылар, ләкин тырышып та берни таба алмадылар. Дөресен генә әйткәндә, андый нәрсә Зөфәрнең гамәлендә юк та иде, чөнки ул бервакытта да үз инициативасы, үз кулы белән дәүләт малына үрелмәде. Нигә ул? Сәүдә бүлеге мөдиренә, бигрәк тә аның кебек оста коммерсантка, сугыш шартларында үзен тәэмин итәрлек кенә юллар болай да, Аллага шөкер, җитәрлек иде.

      Инде теге яки бу точкада зур гына товар җитмәү фактлары ачылган икән, моны да аңардан таптырып булмый. Моның өчен җаваплы кеше – точканың директоры, бары аңардан гына сорап була. Ә директор ОРС малын кая куйган, кем белән ашаган – ул аны инде үзе генә белә. Ул әйтмәсә, син аңардан келәшчә белән дә тартып алалмыйсың.

      Кыскасы, Зөфәр Сабитовның ОРСны имеп килүе, күпләр фикеренчә, бәхәссез булса да, аңа тотып бәйләнерлек сәбәпләр табылмады.

      Ләкин шулай да бер ише каныгучылар ревизия ачкан бөтен кимчелекләр һәм җитешсезлекләр өчен барлык гаепне аның өстенә генә аударып, ахыр чиктә шул сылтау белән аны урыныннан бәреп төшерергә чамалап карадылар. Әйе, Зөфәр, – сәүдә бүлеге мөдире буларак, сәүдә точкаларындагы хәлләр өчен мораль җаваплы кеше, бу хакта ревизия актында да бик ачык әйтелгән, һәм шунлыктан аңа куркыныч юк түгел иде. Дөрес, завод һәм ОРС җитәкчеләренең аңа мөнәсәбәтләре яхшы, аңа зур белгеч итеп карыйлар һәм аның белән бик хисаплашалар иде. Юкка гына бит аны сугыш буена броньнар биреп, саклап тотмадылар. Бу юлы да алар аны якларга һәм сакларга тиешләр, чөнки, бердән, ул – аларга бик кирәк кеше, икенчедән, кимчелекләр өчен бары бер ул гына гаепле түгел икәнлеген бик яхшы белеп торалар.

      Ләкин тормыш бик катлаулы һәм четерекле нәрсә. Кайчагында кешеләр, берәүгә дә әйтергә ярамаган эчке исәпләрдән чыгып, бәлагә таручыга кинәт кенә мөнәсәбәтләрен үзгәртәләр һәм, ярдәм кулын сузасы урында, аны төпкә үк батырып җибәрәләр. Төрлесен көтәргә мөмкин.

      Шуны әйтергә кирәк: Зөфәргә каныгучылар арасында аеруча бер килешмәс усалы, үткен тешлесе бар иде. Бу кеше сугыш ахырында гына фронттан кайтып, заводның кадрлар бүлеге начальнигы булып эшли башлаган сыңар куллы майор Симаков иде. Аның кыяфәтендә үк инде утны-суны кичкән чын хәрбиләргә хас кырыс бәйсезлек, кискенлек һәм кыюлык сизелеп тора иде. Тыныч хезмәт кешесе булып алгач та, ул гел баштанаяк хәрби формада, погоннарын да салмыйча, күкрәгенә барлык орден колодкаларын тагып йөрде. Тик китель кесәсенә тыгып йөргән буш җиңенә карап кына аның сугыш белән, ниһаять, алыш-бирешен бетергән кеше булуын белергә мөмкин иде.

      Менә шул кеше Зөфәрне беренче күрүдән үк яратмады, ничектер беренче караштан ук ул аның кем икәнлеген сизеп алгандай булды. Иң элек ул, Зөфәрне күргәч тә: «Бу ак калач төсле егет монда ничек сакланып яткан, – дип, бик гаҗәпләнде, аннары, якыннанрак белгәч, сәүдә бүлеге

Скачать книгу