Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 47
…Күченү ярты көндә тәмам булды, кичкә табан булышкан кешеләр дә, Зариф белән Сәкинә дә, ашап эчкәннән соң, үзләренә кайтып киттеләр, һәм ялан кадәр өйдә Зөфәр дә Таибә абыстай һәм Хөршид кенә торып калдылар. Бер кич кундылар, ике кич, өч кич кундылар һәм акрынлап яңа урында торып киттеләр… Ләкин шуны әйтергә кирәк: башта алар бик сәер хәл кичерделәр… Алты бүлмәгә өч кеше, ә китергән җиһазлары бер залны тутырырга да җитмәде. Шуңадыр, ахры, беренче көннән үк аларны ниндидер бер ят, өнсез, әмма колагын салып торган авыр бушлык чорнап алды. Моңа ияләшүе бик читен иде. Хәтта алар вакыт-вакыт бер-берсен югалталар иде. Таибә абыстай еш кына: «Хөршид, кайда син?» – дип, бүлмәдән бүлмәгә кыштыр-кыштыр кызын эзләп йөри, ә Зөфәр исә өй эче аеруча тынып калган чакларда: «Болар нишлиләр икән?» – дип, әнисе белән сеңлесен күрер өчен, үз бүлмәсеннән әле кухняга, әле аш бүлмәсенә чыгып карый иде… Шактый гына вакытлар шулай яңа урынга ялгыш килеп эләккән кешеләр төсле җайлаша һәм ияләшә алмыйча йөдәделәр. Гүя менә Ушаковлар өе яңа хуҗаларны юри танырга теләми кебек иде.
Өчесе дә өйдә чакта әле бу ят, өнсез бушлыкка артык игътибар итмәскә дә мөмкин иде, әмма инде Таибә абыстай үзе генә торып калган чакларда аңа бик тә авыр була торган иде. Һәр көнне иртән иртүк Зөфәр, парадный ишектән чыгып, салмак кына атлап эшенә китеп бара. Аннары бераздан пөхтә генә киенгән унөч-ундүрт яшьлек арык кына кыз Хөршид шул ук ишектән чыга да, кечкенә портфелен селкә-селкә, мәктәпкә йөгерә… Аның артыннан ишекнең келәсе шалтырап бикләнә, һәм зур буш өйдә биш-алты сәгать буена Таибә абыстай япа-ялгыз гына торып кала… Килгән кеше юк, киткән кеше юк, күршеләрдән берәү дә аяк атлап керми, җитмәсә, урамы да тып-тын, әллә нидә бер генә кеше-кара узып китә – шуңадыр инде өй эчтән генә түгел, тыштан да ничектер үлек, ташландык булып күренә иде. Таибә абыстай күбрәк үзенең бүлмәсендә, сандык өстендә аякларын бөкләп, тәсбих тартып утыра. Ул куркак хатын түгел, өрәк, өй иясе кебек нәрсәләрнең булуына ышанып та бетми, гомумән, юк-бар нәрсәләр турында уйламаска тырыша, әмма шулай да шомлана, шомланмыйча булдыра алмый… Зур өйнең әле бер башыннан, әле икенче башыннан ниндидер кыштырдау, ниндидер сәер өн ишетелгән кебек була яки аргы бүлмәләрнең берәрсендә кемдер йөргән шикелле тоела – карчыкның йөрәгенә әкрен генә салкын үрмәли, аркасы буйлап әледән-әле кымырҗу йөгереп уза, һәм ул, кузгалырга, төшәргә куркып, эченнән бөтен белгән догаларын кабатлап, сандыгы өстендә утыра да утыра…
Әлбәттә, мондый хәл озакка барырга тиеш түгел иде. Моңа Зөфәр дә бик борчыла иде. Бигрәк тә ул көн буена җан әсәре барлыгын сиздермәгән өйгә жуликлар кереп, карчыкны чүкеп чыга күрмәсеннәр дип курка иде. Моның кебек эшләр шәһәрдә ара-тирә ишетелгәләп тора, Алла сакласын, уйламаган җирдән әллә ни булып