Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 45

Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

күргән бер танышы килеп, аларга: «Зариф абзый Юдино станциясендә вагон саклап кайта алмыйча ята», – дип хәбәр итте. Бу гаҗәп сәер хәбәрне ишетү белән, Зөфәр, Сәкинә җиңгәсен ияртеп, шунда ук Юдинога китте. Барсалар, чынлап та, Зариф абзый ниндидер начальникның Германиядән немец җиһазлары төяп җибәргән вагоны белән Юдинога кайтып җиткән, ләкин зур станциянең бер тупигына эләгеп, шуннан ычкына алмыйча ята икән. Керләнеп-тузып, сакал-мыек басып беткән солдатны иң кырыйдагы юлларның берсеннән эзләп табалар һәм шатланышып, елашып күрешәләр. Ярый әле, Зөфәрнең, кая барса да, белешләре очрап тора – ул шулар ярдәмендә абыйсын, вагоны-ние белән тиз генә тупиктан чыгарып, Казанга алып кайта.

      …Сугыш кырыннан мондый «азаплар» белән кайтып кергән Зариф солдат өендә нинди зур шатлык, нинди зур бәйрәм булганын әйтеп торасы да юк. Зөфәрне исә абыйсының аяклы-куллы, мал-мөлкәтле булып күзгә күренүеннән дә бигрәк, нәкъ менә кирәк чакта кайтып җитүе аеруча нык сөендерде. Хәзер инде алар, ике туган, бергәләп сөйләшә дә, киңәшә дә, кирәк икән, хәрәкәт тә итә алачаклар.

      Ул абыйсына мунча кереп, ял итеп, хатыны, бала-чагалары белән сайрашып үткәрергә бер генә көн ирек бирде. Икенче көнне үк инде аны аулакка чакырып, алда торган зур эш хакында сүз кузгатты… Озак бикләнеп утырдылар алар. Өч ел буена фронтта, дөресрәге, тыловой частьларда, башын саклап калу хәсрәте белән йөргән, хәзер исә дөньяны кочагына җыеп алырдай булып кайткан Зариф акыллы энесенең ашыкмыйча гына, төпле итеп, шома итеп сөйләп биргән ниятен бик хуплап каршы алды, һәм үзе дә бу йорт мәсьәләсе белән бик кызыксынды. Бүгенгене иртәгәгә калдырмый торган кешеләр буларак, алар шул ук көнне йортны барып та карадылар. Баштанаяк гражданскийдан бик пөхтә киенеп барган Зариф (энесе аңа капитан Ушаков күзенә гади солдат булып күренергә киңәш бирмәде), бик эре генә кулларын артына куеп, башын кырын салып, йортның эчен-тышын җентекләп карап чыкты. Хуҗаларга берни сиздермәде ул, әмма урамга чыккач, Зөфәргә туп-туры әйтте:

      – Шәп, бик шәп йорт тапкансың, Зөфәр туганым! Үзе таза, үзе чибәр, игелеккә язган дәүләт була күрсен! Зурлыгы да ике семьяга полный җитәрлек, урыны-җире дә бик матур, бик иркен, әлхасыйль1, килмәгән җире юк моның…

      Ләкин йортның бәясе Зарифның котын ала язды:

      – Атакай гынам, өч йөз егерме биш мең! – диде ул, шаккатып. – Бу бит… бу бит Пралумныйда магазин ачып җибәрерлек капитал! Китче, зинһар, бер йортка шулкадәр түлиләрме соң?!

      Аның башта болай исе-акылы китүе бер дә гаҗәп түгел иде. Өч елдан артык армиядә буш ашап, буш эчеп йөргәнлектән, абзый кеше тылдагы чамаларны бераз онытып җибәргән иде. Хәер, аңа хәзерге мең сумның элекке йөз сумга да тормаганлыгын, ә яхшы йортларның бүгенге көндә биш-алты йөз меңнән дә кимгә табылмаганын төшендереп бирү Зөфәр өчен әллә ни авыр булмады.

      Кыскасы, йорт килешенгән, задаткасы бирелгән – сүз ул хакта түгел хәзер. Сүз Зөфәр куйган мәсьәлә турында барырга тиеш: нишлибез? Ул, Зөфәр, үзе генә алсынмы йортны, әллә икәүләп алу хәерлерәк булырмы? Үзе генә алган тәкъдирдә йортны кем исеменә яздыру

Скачать книгу


<p>1</p>

Әлхасыйль – кыскасы.