Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 23
Ниһаять, Исхакый галәмен тулаем колачларга, аның әдәби, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген бербөтен итеп тикшерергә, шәхесен һәм биографиясен иҗаты белән багланышта өйрәнергә омтылган юнәлеш пәйда булды һәм «Гыйльме Исхакыйә» фәне туды дияргә мөмкин. Әхмәт Сәхаповны мин беренче «гыйльме исхакыйчы» яки «исхакыйәтче» дип атар идем, чөнки аңа кадәрге галимнәребез, күпкырлы әдипнең һәркайсы сыңар ягын гына тикшереп, Исхакый галәменең бер почмагын гына «кимереп» яки «тешләп» карадылар. Берәвесе аның театр өлкәсендәге хезмәтләренә, икенчесе иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенә игътибар юнәлтә, өченчесе Исхакыйның милләтпәрвәрлек идеяләре белән кызыксына иде, ә дүртенчеләре әдипнең бай мирасын чит илләрдән Ватанга кайтару эше белән янып йөрде… Юк, тешләре үтмәде дип әйтәсем килми. Фән тарихы өчен аларның да әһәмияте зур, чөнки алар колачлы тикшеренүчегә эш мәйданы әзерләделәр.
Моңарчы без Исхакыйның бөтен мәһабәт буе белән төшкән портретын белми идек.
Соңгы ун ел эчендә генә дә Исхакый турында язылган мәкаләләр саны йөзгә тула торгандыр. Дөрес, бер үк авторның төрле басмаларда бер үк фикерне, бер үк сүзләрне кабатлап язганын күргәч бераз эч поша пошуын, ләкин Туган иленә әйләнеп кайткан Гаяз Исхакый хакына монысына бәйләнеп торасы килми. Бу яктан караганда, соңгы ун ел милләтебез өчен шатлык чоры булды, әдәбиятыбыз өчен бәйрәм булды.
М. Сәхаповның рус телендәге монографиясе («Вестник возрождения», Казан, 2001) бөек язучыбыз Гаяз Исхакый турында. Әлбәттә, Сәхапов ялгыз түгел, монда Ф. Мусин, Ә. Кәримуллин, Д. Абдуллина, Ф. Ибраһимова исемнәрен һәм тагы дистәләрчә фамилияләрне атап күрсәтергә мөмкин.
ХХ гасыр башындагы тәнкыйтьтә без Гаяз Исхакыйның тел-өслүбе турында аек фикерләрне күп очратабыз. «Аң» журналының 1913 елгы 17 – 218 нче саннарында Хөсни Кәрим (1887–1965) Гаяз Исхакый иҗаты турында менә ниләр язган: «…ул һәр әсәренә тормышның халыкка бик якын, бик таныш урыныннан төшенергә ансат кына мөндәриҗәләр табып, мөмкин булган кадәр халыкның тормышында истигъмаль кылына торган үз сүзе илә язарга тырышты һәм максудына да иреште булырга кирәк. Чөнки халык аның фикерен тиз төшенде. Аның әсәрләре, бик тиз заман халык йөрәгендә урын табып, вакыты илә татарның һәр сыйныфы өчен җан азыгы була алдылар. Халык үз-үзеннән әүвәлге тереклек исәбен онытты һәм һичбер тәлкыйнсез үк «Һай, үз татарым!.. үз телем… үз әдәбиятым…» ди башлады. Гаяз мәктәбе үз тәрбиясендә татар өчен күп файдалы эшләр һәм күп яхшы мөхәррирләр вә шагыйрьләр чыгарды. Шулай итеп, Гаяз әфәнде әдәбиятымызны тагы да ничә чакрымнар тормышка, халыкка якынлаштырды һәм, халык фикеренчә, әүвәлге тереклек мәктәбен бөтенләй йимерде. Менә шул зур хезмәтләренә мөкяфәт уларак, аңар татар дөньясы чын халык әдәбиятына башлап нигез салучы исемен бирде».
Хөсни Кәрим бу фактны теркәп кенә калмый, ул телче һәм әдәбиятчыларны мәңге кызыксындырып килгән олы сорауны да куя.
«Хакыйкатьтә ул әдәбиятны башка төзәтергә ихтыяҗ төшмәслек дәрәҗәдә үзгәртә алдымы? Менә бу кадәресе караңгырак әле».
Мәкалә авторы бу мәсьәләнең «безнең