Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 20
Тарихтагы цикллар турындагы концепция, милләтләрнең тууы, куәткә ирешүе, әкренләп артка китүе, түбән тәгәрәве, аннары яңарыш кичерүе турындагы фикер Библиядән үк килә. ХVII–ХVIII гасырларда яшәгән итальян тарих философы Вико Джамбатиста да халыкның балалык чоры каһарманнар чоры – яшьлек белән алмашына, аңа алмашка җитлегү чоры – гуманитар (кешелек) дәвере килә дип күрсәтә. Аның идеяләре Н. Данилевский, К. Леонтьев, О. Шпенглер һәм мәгълүм дәрәҗәдә А.Тойнби фикерләренә якын. «Империяне кулга төшергәннән соң, – дип яза Ибне Халдун, – җиһангирлар үз-үзләрен алҗытуга биреләләр… Алар гөлбакчалары һәм фонтаннары булган сарайларга хуҗа булып, …Аллаһның әмер биргәнен (көтеп яталар)… Иртәме-соңмы, империяләргә картлык килеп җитә, алар да кешеләр кебек үк үсәләр, җитлегәләр, ә аннары түбән тәгәри башлыйлар». Шунысы кызык: ХIХ гасырда аның бу фикерен Казан математигы Н. Лобачевский сүзгә-сүз диярлек кабатлый.
Ибне Халдун яһүдиләрне Җир йөзендәге иң затлы кавемнәрдән саный, чөнки Ибраһимнан алып Мусага кадәр барлык пәйгамбәрләр дә яһүдиләрнең ата-бабаларыннан чыкканнар, ди ул. «Хәзерге еврейләрнең мәкерлелеге һәм каты күңеллелеге – аларның илдән куылуы, башкаларга буйсынуы һәм тормыш итү рәвешләре нәтиҗәсе», – дип яза Ибне Халдун. Аның фикеренчә, бу милләт инде бер тапкыр яңарыш кичергән, шушы нәрсә аларның тарихны ничек күзаллавын билгели һәм киләчәккә перспективалар ача.
Урта Азия галиме, энциклопедист Әбү Рәйхан Мөхәммәд ибне Әхмәд әл-Бирүни (973–1050) дә тарихи процессларның барышында кабатлану цикллары булуы турында фикерләр әйтеп чыккан. Тарихта охшаш чорларның, охшаш вакыйгаларның, хәтта охшаш шәхесләрнең (әйтик, залимнәрнең һәм либераль идарәчеләрнең) ниндидер бер эзлеклелек белән кабатлануы һәм алмашынуы турындагы фикер рус галиме, Шлиссельбург тоткыны мәшһүр Н. А. Морозов тарафыннан күтәрелеп, соңгы елларда бу мәсьәлә математик ысуллар белән дә тикшерелде һәм, чыннан да, тарихи күренешләрнең аерым блоклар рәвешендә, толыкманы-толыкманы белән кабатлануына игътибар ителде. Шул ук вакытта, әйтик, борынгы рус тарихындагы аерым фактларның соңгырак вакыйгалардан «күчереп куелган» булуы да тәгаенләнде. Дөрес, бу мәсьәләдә төрле спекулятив нәтиҗәләр чыгаручылар да күзәтелә.
Җир табигатендәге аерым циклларның Кояш активлыгына бәйлелеге дә исбат ителде (А. Л. Чижевский), һәм бу да дөньякүләм тарихи вакыйгалар барышына периодик йогынты ясый.
«1893–1894 еллар өчен Казан губернасының истәлек китабы»нда (Казан, 1894) Болгар йортының таркалу сәбәпләре турында менә нәрсәләр язылган: «Ләкин Болгар иле ХIV гасырга кадәр генә зур әһәмияткә ия булган. Халык арасында таралган ислам дине йогынтысында әхлакый гадилек һәм ирдарлык юкка чыга: байлык белән бергә иркәлек һәм эшлексезлек барлыкка килә; баегач, халык йөрәксез һәм куркакка әйләнә, ул инде ялан кырда дошманына кара-каршы чыгарга җөрьәт итми һәм һәрвакыт шәһәр диварлары