Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 17
«Инкыйраз»ның киләчәге турында бер-ике сүз.
Академик Миркасыйм Госманов «Инкыйраз»ның бүгенге әдәби телгә күчермәсен яки күчермәләрен эшләү кирәклеге турында язып чыккан иде. Мин аның фикеренә тулысынча кушылам. Чыннан да, программ ядкяр буларак, «Инкыйраз» безнең өчен, әйтик, русларның «Слово о полку Игореве»лары (Шәйхи Маннур тәрҗемәсендә татарчасы да бар) кебек үк мөһим, ә аның дистәләгән тәрҗемәләре һәм шигъри күчермәләре яши, һәм рус укучысы, гадәттә, төп информацияне шулардан ала. Бу эшкә бездә дә шагыйрьләр тотынса әйбәт булыр иде, чөнки «Инкыйраз» текстындагы «томанлы» урыннарны һәм патша цензурасы ясаган бушлыкларны шагыйрь үзенең интуициясе ярдәмендә тутыра ала.
Ихтимал, «Инкыйраз»ның берничә версиясен (чәчмә, шигъри, балалар өчен версияләр, адаптацияләнгән текстлар) эшләтеп булыр иде.
Бер русча гәзиттә Р.Батулланың сызланып язган «Почему исчезают татары?» дигән сүзләрен укыгач, мөлаем гына бер рус карчыгының: «Горе-то какое!» дип ычкындырганын хәтерлим. «Кысыр хәсрәт» димәкче инде. Шуңа күрә мин гәзит мәкаләләренә мондый спекулятив исемнәр бирмәү яклы. Дусың көенмәсен, урысың сөенмәсен. Йөгенмә! Шигыйларның гашүрә көнендә күкрәкләрен таш белән төеп җәрәхәтләүче актёрлары (синкзаннар) кебек кылану да килешми. Без – сөнниләр, һәм бездә шәхсәй-вәхсәйлеккә урын юк.
Әлеге мәкаләсендә Р.Батулла «су күршеләребез» чувашларның берсе өстеннән берсе донос-әләк язмауларын, чит телләрдә чуваш поэзиясе антологиясе чыгаруларын, гомуми чуваш тарихы өстендә эшләүләрен, музыка өлкәсендә халыкара аренага чыгуларын мактап телгә ала. Белмим, бу очракта чуваш тавыгы күркә булып кына күренмиме икән? Безнең дә тарихчыларыбыз тик ятмыйлар, ә тарихыбызны «гомумиләштерә» башласаңмы?! Чит илдә эшләүче мәшһүр композиторларыбыз Софья Гобәйдуллина һәм Мәсгудә Шәмсетдиноваларны, татар поэзиясен инглиз телендә яңгыраткан Равил Бохараевны, балет остасы Рудольф Нуриевны, атаклы физигыбыз Роальд Сәгъдиевне онытмыйк… Аннары бөтен Рәсәйне колачлаган һәм кимендә ун миллион кешелек ихтыяри-мәҗбүри сексотлар ятьмәсеннән чуваш кавеме генә хали булмагандыр. Бу нисбәттән чуваш психологиясе татарныкыннан да, русларныкыннан һәм, әйтик, башкортныкыннан да аерылмый кебек. Ә менә иман мәсьәләсендәге ныклыгыбыз ягыннан без чувашлар каршында мактана да алабыздыр әле.
Р. Батулла яза: «Тиздән чуваш халкы милләт булып әвереләчәк: чуваш яңарышы дәверенең якынлашып килүе ишетелә инде. Ә татарлар ярык тагарак янында утырып калырлар». Гипербола инде бусы. Чуваш яңарганда, без дә тик ятмабыз, бирган булса. Аннары мәкаләнең авторы чувашның инде