Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 13

Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин

Скачать книгу

сексотларының икътисади тормышыбызга зыянын без бүген дә тоеп яшибез. Элекке сексотлар хәзер төрле привилегияләрдән файдаланып гомер кичерәләр. Урыс әйтмешли, «уважаемые люди» алар. Мамлиевлар нәселе корымый, корымаска охшаган. Аларга билгеләнгән артык пенсияне калган унбиш-егерме миллион юксылга өләшергә иде дә бит – мөмкин түгел. Элекке сексотлар һәм партия ликбезын (партшкол) тәмамлаган ялчылар ничәмә-ничә төмәнлек армия тәшкил итәләр бит. Бу хәшәрәтләр гаскәре көчле һәм бердәм. Аларның коточкыч озын исемлеген Россиядә игълан итәргә курыктылар. Юкса ата белән ул, ир белән хатын сугышырга тиеш булыр иде… Ләкин яшерен хезмәткәрләрнең кайберләрен халык конкрет белә һәм аларга ләгънәт укый.

      Әйткәнемчә, Мамлиев Г. Ибраһимов турында башта патша охранкасына, аннары ГПУга мәгълүмат биреп барган.

      Ә Галимҗан Ибраһимов?

      Совет һәм партия органнары бөек әдипнең үзен дә кармакка каптырганнар.

      1925 елда мөфти Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтне СССР Фәннәр академиясенең 200 еллык юбилей тантанасына Ленинградка чакыралар. Биредә ул академик Крачковский кебек күренекле галимнәр белән очраша. Монда Татарстаннан чыкырылган кунаклар да булгандыр, бәлки. Ләкин алары миңа намәгълүм. Һәрхәлдә, гыйльми үзәк рәисе Галимҗан Ибраһимов бу вакытта Казанда калган дип беләбез.

      1925 елның февралендә Уфадагы Диния нәзарәте казые Кәшшафетдин Тәрҗемани белән Мәскәүгә барышлый, мөфти хәзрәтләре Казанда туктала һәм биредә, Г. Ибраһимов белән ике тапкыр очрашып, рәсми сөйләшүләр алып бара. Бу сөйләшүләр турында Г. Ибраһимов РКП(б) өлкә комитеты секретариатына бик тәфсилле «хисапнамә» язып тапшырган (1925 ел, 27 февраль). Хисапнамәдән күренгәнчә, казый Кәшшафетдин Тәрҗемани мөфтият исеменнән үтенечләрен берәмтекләп аңлатып биргән. «Үтенечләрнең төп моментлары түбәндәгедән гыйбарәт:

      1) Мәгариф Халык Комиссариатының дини мәктәпләр турындагы инструкциясенә үзгәрешләр кертү. Бу үзгәреш нинди балаларга дин сабагы укытылырга мөмкин дигән пунктка карый. Ул пунктны алар болай үзгәртүне таләп иттеләр: 14 яшькә җиткән яисә беренче баскыч совет мәктәбен тәмамлаган балалар дин сабагын укырга мөмкин. Безнең инструкциядә исә 14 яшькә җиткән һәм беренче баскыч совет мәктәбен тәмамлаган балаларга гына дин сабагы укытылырга мөмкин диелгән.

      2) Безнең инструкциядә балаларга дин сабагын фәкать муллалар гына укыта ала диелә. Бу пунктны алар, муллалар гына түгел, бәлки үзенең белеме һәм мәсләге буенча бу эшне башкарырлык булган һәркем укытырга мөмкин, дип үзгәртүне сорадылар.

      3) Муллаларга салына торган налогның күләмен рус попларыныкына караганда кыскартуны таләп иттеләр. Бу таләпне алар рус попларының, татар муллалары белән чагыштырганда, күпкә баерак булуы белән дәлиллиләр.

      4) Мәчетләрне, хәзерге белән чагыштырганда, азрак суммага страховать итәргә мөмкинлек бирелсен.

      5) Муллалар әзерли торган курслар ачарга рөхсәт

Скачать книгу