Татар баянчылары. Коллектив авторов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Татар баянчылары - Коллектив авторов страница 4

Татар баянчылары - Коллектив авторов

Скачать книгу

килә. Аңа рухи көч бирүче, укырга ярдәм итүче Хәдичә апасы вафат була. Хәзер пианинода уйнарга да мөмкинлек калмый. (Укыганда, ул Хәдичә апасы фатирында пианинода уйный торган була.) Хәдичә апа аның бөтен өметен, тормышын үзе белән алып киткәндәй тоела. Шулай итеп, Рокыя Шәрык музыка техникумыннан китә һәм А. Луначарский исемендәге ФЗӨ мәктәбенә укырга керә. Аны 1931 елны тәмамлап, хәреф җыючы булып эшли башлый.

      1933 елның җәендә Рокыялар өенә скрипкачы Хәбибулла Әхмәдул- лин һәм артист Хуҗа Шункаров килеп керә. «Безнең концерт бригадасының гармунчысы Җәмлиханов авырый, бер-ике концертка безнең белән чык әле», – дип үтенә алар, һәм Рокыя берничә концертта уйнап та кайта. Ә үзе исә хәреф җыючы булып эшләвен дәвам итә.

      1934 елны Рокыя тормышында янә бер зур үзгәреш була. Аны эшеннән артистлыкка алып китәләр.

      Шул елда Биләр районының Колбай-Мораса авылында колхоз-совхоз театры оеша. Директоры – Галиәсгар Камалның улы Әнәс Камал. Рокыя менә шунда артист булып эшли башлый. Әлеге театрда скрипкачы Хәбибулла Әхмәдуллин аңа бик күп борынгы көйләрне – «Озын су өсте», «Агач башы», «Абау, гөлкәем», «Алтынчәч», «Апакай-алмакай», «Аппагым-җанашым», «Алдым-бирдем», «Ах, җанаш», «Фәрхетдин», «Агыйдел каты ага», «Әхмәтсафа», «Абдулла ахун», «Бала тимри», «Камәр», «Сәфәр», «Кыр казы», «Төмән», «Төпле Якуп», «Чаталҗа» кебек көйләрне өйрәтә. «Хәйбулкин маршы», «Аккош маршы» исә – Хәбибулла Әхмәдуллинның үзе язган көйләр.

      1935 елны әлеге колхоз-совхоз театрына директор булып Сабир Өметбаев килә. Элекке артистлар тарала. Яшь театр Чистай шәһәренә күчә, һәм анда яңа артистлар туплана. С. Өметбаев Чистайның гармун ясау остасы Вараксиннардан Рокыяга баян алып бирә.

      Сабир Өметбаев, Мәскәүгә театр өчен акча сорарга барганда, үзе белән Рокыяны да ала һәм аны «Мәскәүнең гомуми музыкаль белем бирү курслары»на урнаштыра.

      1937 елның 17 февралендә Рокыя Мәскәүдәге курсларны тәмамлап кайта һәм 1938 елдан Минзәлә театрында баянчы-концертмейстер булып эшли башлый, күп вакытын гастрольләрдә уздыра. Аңа яңа спектакльләрне халык көйләре белән бизәргә туры килә. Рокыя Минзәлә театрында эшләү дәверендә зур тәҗрибә туплый. Гастрольләрдә чакта спектакльдән соң һәр көнне концерт бирәләр. Шулай итеп, Рокыя, театрда кайнап, оста концертмейстер булып китә.

      1941 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрү планлаштырыла. Шул уңайдан 1940 елның ноябрь аенда Рокыя Ибраһимованы Балтач районына Декада өчен 100 кешелек хор әзерләргә җибәрәләр. Ләкин, сугыш башлану сәбәпле, Декада булмый кала. Рокыя- ны исә Татар дәүләт академия театрына концертмейстер итеп билгелиләр. Шулай итеп, аның тормышында тагын бер җитди үзгәреш була. Ул инде зур артистлар арасына килеп керә. Татар дәүләт академия театрының музыка бүлеге мөдире – композитор Җәүдәт Фәйзи, дирижёры Салих Сәйдәшев була. Рокыя өчен бөтенләй яңа дөнья ачыла.

      Аны радиокомитетка да еш чакыралар, ул анда соло уйный, үзешчәннәрне һәм шулай ук Гөлсем Сөләйманова, Гайшә Камаева, Мөхәммәт Сафин,

Скачать книгу