Ак күгәрчен, күк күгәрчен. Карим Кара

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ак күгәрчен, күк күгәрчен - Карим Кара страница 5

Ак күгәрчен, күк күгәрчен - Карим Кара

Скачать книгу

Башына тай типмәсә, ир-ат кире кагамы андый тәкъдимне? Белә бит шулай буласын хатын-кыз, нигә үртиләр икән безнең халыкны? Башкасында беренчелекне үз кулларына алып бетерделәр бит, алар өй хуҗасы, алар начальник, алар депутат, менә бу өлкәдә алсыннар иде дилбегәне үз кулларына. Вәт булыр иде тигезлек. Рәмил көчләп-көчләп пакетларны өстәлгә бушаттыргач, өйгә байлык исе таралды. Шул чакта өстәл артыннан башы гына күренеп торган Гарсияны беренче тапкыр күреп алды Рәмил. Бөдрә чәчле, чем-кара күзле, түгәрәк йөзле малай, нәни куллары белән өстәл читенә тотынып, аяк очларына баскан да өстәл өстендәге тәмлекәйләргә түгел, күзләрен алмый Рәмилгә карый иде. Гаҗәпләнү дә, курку да, тартыну да чагыла иде ул күзләрдә. Рәмил, төргәкләрне ача-ача, малай алдына тәм-том өйде. Малай биргән берсен янындагы урындыкка күчерә барды, ләкин һаман да бер өн дә чыгармады.

      – Нәрсә әйтергә кирәк? Рәхмәт әйт абыйга. Гарсия, шулай ярый димени, рәхмәт әйт, – дип, ана көлә-көлә улының аркасыннан каккалады.

      Аңа күзе төшкәч, тагын бер аптырады Рәмил: алыштырып куйганнар диярсең Матильданы? Янында бер ун яшькә яшәргән, чәчләре тузгыган җилбәзәк кызыкай басып тора иде. Аракы-шәраб алганына эчтән генә шатланып куйды Рәмил. Куып чыгарса чыгарыр, мәгәр… Азагын уйлап бетермәде, үз уйларыннан үзе куркып китте. Исәр дә инде ул. Матильда кем дә, ул кем? Ул, почык борынлы, кыска буйлы бер ир кисәге, шундый матурлыкка кул сузмакчы була. Аракыга сатып алып була димени сөюне? Бая ялгыш уйлаган ул хатын-кыз турында. Ул бит ир-атның теләген канәгатьләндерү турында акыл сатты, ә хатын-кыз сөю-сөелү хисләрендә яши. Менә сине, кәкре аяклары белән җир таптаган кешене сөяргә теләге туарга мөмкинме соң берәр чибәркәйнең? Әлбәттә, юк, шуңа күрә баш ватып торасы да түгел. Иң әйбәте, берәр йөз грамм капларга кирәк, көне дә суык, кәефе дә шуңа туры килеп тора, монысына, шөкер, әлеге янда торган затның кысылышы юк. Бу эшкә икәү кирәк түгел, ялгызың да җиренә җиткереп башкара аласың. Аның уй йомгагы икенче сукмакка кереп киткәнен Матильда тоеп алды, күрәсең, көлүдән туктады, малаеның колагына нидер әйтеп, чаршау артына озатты, өстәлнең бер читен сөртте.

      – Тозлы кыяр бар, кирәкме? – дип, үз итеп эндәште ул кулына шешә тотып торган Рәмилгә. Үрелеп чәркә алып куйды. – Бәлки, мунчадан соң? Мунча әзер…

      Рәмил чак идәнгә утырмады, мичкә сөялеп калды. Ах елан аягын кискән хатын, нинди мунча, кайчан өлгерткән. Әйдә икәүләп барабыз дип, арттан тагылса?.. Кулындагы шешәсен онытты Рәмил. Кара әле, курка икән ич ул бу чибәр хатыннан, уттан курыккандай курка. Читтән карап шәбәергә генә оста шул ул. Булмый аннан. Мәңге шулай булды. Мәктәптә укыган чакта ук. Шул чәчбикәләр якын күреп туры карасалар да телдән кала торган иде. Соңрак әнә шул теленә ирек биреп, теленә ни килә, шуны сөйли торган булды. Аның сөйләгәнен көлкегә алдылар, күңелле егет исемен күтәрде. Эш шул телгә салынулардан ары китмәде. Өйләнгәндә Мәймүнәсе, дөресен әйткәндә, аны үзе өйләндерде. Ике яшькә олырак кыз йөргән егете белән пыр тузып ачуланышкан

Скачать книгу