Ак күгәрчен, күк күгәрчен. Карим Кара

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ак күгәрчен, күк күгәрчен - Карим Кара страница 6

Ак күгәрчен, күк күгәрчен - Карим Кара

Скачать книгу

бозарга иде исәп. Син уйлама… – Рәмил тагын үзенең кызара башлаганын тойды. Нәрсә уйламасын икән? Монда уйлыйсы-нитәсе түгел, барысы көн кебек ачык. Фатирга кергән бер шофёр кайнарлыгы бөркелеп торган ялгыз хуҗабикәне хәйләләргә, хәмер эчертергә ниятли, тел яздырырга, аннан инде түшәк уртаклашырга омтыла. Тик бу очракта шофёры юньсезрәк тә, хуҗабикәсе дәрте ташып торганга охшамаган. – Син воопше уйлама.

      – Мин аның турында уйламыйм да. Уйласаң ни дә, уйламасаң ни.

      Кыскасы… Әллә нәрсәләр сөйләп буталып бетте Рәмил. Дулкынланса, урысча ватып-кырып сөйләшә башлый ул, кирәкле сүз табалмый интегә.

      – Ә мин бернәрсә дә уйламыйм, – диде Матильда тыныч кына, – өстәл әзерләргә дисең икән, ярый, хәлдән килгәнчә тырыштырырмын. Бар инде, уты яна, яфрак ишек төбендә, исе булса, төнлеген ачып ал. Безгә Гарсия белән артык эссе кирәкми.

* * *

      Бәрәңге бакчасында урнашкан мунча өйдән дә тузган-таушалганрак күренде. Чоланда идән дигән нәрсә бөтенләй юк икән, ишек алдына чыпта җәеп куелган. Киемнәрен кайда туры килә, шунда элгәндәй итте дә Рәмил эчкә үтте. Чекерәеп янган лампочка да кара мунчаны яктырта алмый. Күптән мондый искелек калдыгында юынганы юк иде Рәмилнең. Тәвәккәлләп бер чүмеч суны чажлап торган ташларга тондырган иде, чак чүгәләп калды. Кайнар һава тыннарны куырды. Ичмасам, мондый мунчаның эссесенә кинәнәсең инде ул. Бераз эссе таралгач, мунча белән бергә картайган ләгәнгә су хәстәрләде, яфрак пешереп алды да, тагын бераз эссе өстәп, караеп ялтыраган ләүкәгә сузылды. Аяк бармакларыннан чәч төпләренә кадәр тирләп чыкты ул, бар әгъзалары йомшап изрәп төште, киеренкелек эреп юкка чыкты. Рәхәт, әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык рәхәт иде Рәмилгә. Гомумән, кеше мунчада гына үзен кеше итеп хис итә ала. Кием юк, ә кием дигәнең бик тиз үзгәртә кешенең халәтен. Син сәләмәдән йөр йә энәдән-җептән киенеп кара, бөтенләй икесе ике кеше, ә монда атабыз Адәмне саклаган яфрак та юк хәтта, тышыңдагы җитешсезлекләрең күз алдында, эчке тойгыларың да киртәләнмәгән. Менә шулайрак уйлады Рәмил, кайда икәнлеген дә, вакыт исәбен дә югалтты. Аңа шулкадәр рәхәт иде, ләкин бу тойгы мунчада ләззәтләнүдән генә түгел, ә бәлки йөрәгендә таныш булмаган шатлык бөреләнеп килүендә. Ниндидер үзгәреш тоя ул, ә ни икәнен әле юньләп аңлый да алмый, бары тирәндә, күңел төпкелендә шатлыклы сиземләү генә бар. Ләкин шунысын белә Рәмил: хәзер ул үзгәрә бара, серле көч аны үзе артыннан әйди, хәер, инде ул теләсә дә элекке халәтенә кайта алмаячак. Ә элек ниләр булды соң? Армиядә хезмәт итте, ул елларны искә алырга да түгел, әле дә җанны өшетә. Колгуев утравына алып барып ташладылар да, ике ел үткәч кенә Зур җирне күрә алды. Төрмә дисәң дә төрмә инде ул, уңга карасаң – диңгез, сулга карасаң – диңгез, булган тере җаннар – пограничниклар, бар утрауга ике хатын-кыз: фельдшер – застава башлыгының хатыны, бер стерва, солдатларны кешегә санамаган аждаһа һәм повариха – пенсия яшен үткән Мария Фёдоровна. Агач та үсми иде ул бәрәкәтсез җирдә, тау-таш кына, үлән шытып чыга да саргая. Армиядән кайтты да район үзәгенә эшкә керде. Анда да эшләдең, эшләмәдең ни, акчасын түләмәделәр, әз-әзләп товарлата

Скачать книгу