Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Буранлы төндә - Лирон Хамидуллин страница 39

Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин ярдәме белән төзелгән һәм аның исеме белән 1913 елда «Шура» журналында басылган Рәмиев морзалар шәҗәрәсендә күрсәтелгән соңгы морза Урман белән без дә Зәй елгасы буйларында очрашабыз. (Дөрес, И. Рәмиев бу морзаның исемен Урманай дип атарга кирәк дип әйтә иде.) «Шура» мәҗмугасында шушы морзаларга кагылышлы сүзләргә күз салыйк. Мөхәммәтсадыйкның атасы – Габделкәрим, бабасы – Исмәгыйль. Алар икесе дә Зәй елгасы буендагы Тайсуган авылында туганнар. (Хәзерге Татарстан җире, Әлмәт районы биләмәсе. 1744 елгы фәрман белән, Казан губернасыннан Оренбург губернасы аерылып чыккач, бу төбәк авыллары Богырыслан өязенә кергән. 1851 елда Самара губернасы оештырылгач, алар Бөгелмә өязенә «беркетелә». Хәзер Тайсуганга бәйле архив документлары Бөгелмә өязенә караган бүлектә сакланадыр, мөгаен.)
«Исмәгыйльнең атасы – Рәхимкул, аның атасы – Урман морза»,– дип яза Р. Фәхреддин. Һәм бераздан түбәндәге җөмләләрне өсти: «Габделкәримнән элгәреге бабаларының мәгыйшәт вә мәшгулиятләре хакында… (төгәл) мәгълүмат юк. Авылларының исемнәре дә мәгълүм түгел. Ватаннары бу көндә Минзәлә өязе даирәсенә кергән Зәй суы буенда булган… Олуг бабалары Миргалинең, шәһре Болгар хәраб булганнан соң, иттибагы берлә (буйсынып, ияреп) Болгардан һиҗрәт кылып (китеп), Зәй тамагында ватан тотканы зикер ителәдер». Билгеле, бүгенге заман кешесе өчен алда китерелгән җөмләләргә карата берничә сүз белән аңлатма биреп китәсе килә. Бердән, Тайсуган авылының Минзәлә өязенә кергән булуы шикле. Элекке Әлмәт авылы һәм хәзер шул район үзәгеннән күпмедер көньяктарак урнашкан Тайсуган кайчан да булса Минзәлә өязенә керделәрме икән? «Большая Советская энциклопедия» томнарында китерелгән карталарда Минзәлә өязенең чиге хәзерге Әлмәт каласыннан югарырак күрсәтелә. Икенчедән, «шәһре Болгар хәраб булганнан соң, Зәй буена күчеп киләләр» җөмләсе дә күңелдә шик уята. Болгар вакыйгаларыннан соң инде күпме гасырлар үтеп киткән. Икенче бер язмада Рәмиевләрнең бабаларының Казан губернасының Җәбәлстан җирләрендә яшәгәнлекләре дә телгә алына. Ш. Мәрҗани хезмәтләрендә дә, башкаларда да Җәбәлстан дип хәзерге Апас – Буа яклары, бүгенге язмалардагы Тау ягы атала. Казан ханлыгы чорында Рәмиевләрнең ерак бабаларының Тау ягында, Зөя елгасы буйларында яшәгән булуы шик тудырмый. Ә инде Казан ханлыгы яулап алынгач, байтак кына элекке бәк, морза гаиләләре, үз дәрәҗәләрен һәм өстенлекләрен саклап калу шарты белән, патша хакимиятенә хезмәт итәргә ризалык белдерәләр, «служилый» статусын алалар. Ягъни патша хакимиятенә үз теләкләре белән хезмәт итүче «йомышлы татарлар» кастасына керәләр. Нәкъ менә шул «служилый»ларның күпчелеге соңыннан Зәй белән Шишмә елгалары аралыгындагы чик буен саклау, анда