Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Буранлы төндә - Лирон Хамидуллин страница 42

Буранлы төндә - Лирон Хамидуллин

Скачать книгу

да әнә шундый кече яшьтән уку-белемгә ымсынган кыз бала буларак күзалларга тиешбез. Габделкәрим Рәмиев үз улына аны яучылаганда, Хәнифәнең инсафлылык һәм укымышлылык даны инде тирә-юньгә таралган була. Соңыннан аның хакында Дәрдемәнднең чордашлары: «Хәнифә Дашкованың… байтак укымышлы, эшлекле, акыллы хатын булганын сөйлиләр»,– дип яздылар.

      Балаларына тәрбияне дә ул яшьли үзе биргән, аларны үзе укыткан. Агалы-энеле Рәмиевләр белән күп еллар дәвамында бергә булган, бергә гомер кичкән язучы һәм мөхәррир Фатих Кәрими булачак шагыйрьнең рус телен, рус әдәбиятын авыл шартларында үсеп тә бик нык үзләштерә алуына исе китә. «Ул вакытларда рус теле өязләрдә, авылларда хәзерге шикелле нык таралмаган, русча өйрәнүнең юллары да хәзерге шикелле җиңел булмаган… Закир Рәмиев үзлегеннән русча телне сарыф, нәхүләре белән, дөрес язарлык, дөрес сөйләрлек, яхшы укып аңларлык өйрәнеп алган… Төрекчә, русча телләрдә язылган әсәрләрне укып торган»,– дип яза ул. Әйе, бертуган Рәмиевләр рус телен дә башлап өй шартларында үзләштергәннәр. Үсә төшкәч, җәй айларында гына аларны күрше рус авылы кешесе укыткалый. Шул хакта Р. Фәхреддин, Шакир Рәмиевкә багышланган өлештә болай дип яза: «Русчаны Орск өязе Тәмәч авылында авыл учителеннән хосусый сурәттә җәй айларында гына укымыш исә дә… алтынчылык эшләренә үгрәнмәгә башлаганнан соң, прииск мөдирләре вә контора хадимнәре руслар булганлыктан… русчаны гамәли буларак яхшы арттырмыш иде». Әлбәттә, аналары Хәнифә аларның киләчәктә рус дөньясында эш йөртәчәкләрен дә истә тотып тәрбияләргә тырышкан.

      Өйдәге тәрбиянең бер өлгесен күңелендә саклаган шагыйрь дәфтәрендә мондый бер шигырь дә үзенә тартып, җем-җем итеп тора сыман:

      – Әни, әкият сөйләче,

      Сөйләмәсәң – йокламыйм!..

      – Йом күзкәең, бәбкәм, йәче,

      Дә тыңла, сөйлим, балам:

      Борын-борын бар икән, ди,

      Хан баласы – яшь солтан.

      Менгәне тулпар икән, ди,

      Чөйгәне шоңкар булган…

      ......................

      Йокладыңмы, аппагым?..

      – Шуннан, әни? Әни, шуннан?..

      Бу юлларны укыгач, үзебезнең балачаклар, сабый күз яшьләребез искә төшә… Хәзерге сабыйларның аяныч хәле –күпчелегенең телевизор тәрбиясеннән башка тәрбияне белмәгәнлеге – җанны әрнетә…

Юлык юлы

      Закирга өч яшь тулмастан, 1862 елның җәендә, Рәмиевләр Оренбург губернасының икенче бер очындарак урнашкан Юлык авылына бөтенләй күченеп китәләр. Рәсми кәгазьләрдә «Юлык ямы» дип йөртелгән бу татар авылы Орск өязенең дә бер читендәрәк тора. Авылның ул вакытта тоткан урынын, тарихын белмәсәң, сәүдә эшен уңышлы гына җәелдерә килгән Мөхәммәтсадыйк Рәмиев, төпләнер өчен аннан затлырак, һич югы, зур шәһәрләргә якынрак берәр урын тапмаган икән дип уйларга да бик мөмкин. Чөнки авыл буларак та, сәүдәгә җайлылык ягыннан да Юлык, әлбәттә, Җиргәннән күпкә калыша. Җиргән, бердән, җырдан, телдән төшмәгән Агыйдел белән Ашказар ише иң ямьле сулар куенында утыра. Урман дисәң урманы, тау дисәң таулары – җанга, тәнгә сихәт, рәхәт бирә

Скачать книгу