Үзем белән очрашу. Ленар Шаех
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Үзем белән очрашу - Ленар Шаех страница 25
80 нче еллар азагында Татарстан Мәгариф министрлыгы урта мәктәпләр өчен татар әдәбияты буенча яңартылган программалар һәм дәреслекләр төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу җаваплы эшнең башына мине билгеләделәр. Өр-яңа концепция төзергә кирәк иде. Ул совет идеологиясеннән арынган, үзгәртеп кору таләпләренә җавап бирерлек булырга тиеш. Анда Урта гасыр татар әдәбияты да лаеклы урынны алсын, сәнгать ягыннан иң камил әсәрләребез дә тәкъдим ителсен, Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Риза Фәхретдин кебек әдипләребезнең иҗаты да керсен.
Әлбәттә, без бу эшне күренекле галимнәребез ярдәмендә башкарып чыктык. 1995 елга барлык сыйныфлар өчен дә татар әдәбиятыннан дәреслекләр һәм хрестоматияләр дөнья күреп бетте. Алар кат-кат басылды.
Яңа дәреслекләр төзегәндә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче булмады. Нишлисең, дөнья гел үсештә, үзгәрештә һәм бу – табигый процесс.
– Бүген татар теле һәм әдәбияты укытуга карата булган каршылыкларны ничек кабул итәсез?
– Авыр кабул итәм, чөнки бу – милләтне бетерүгә юнәлтелгән эш. Татар телен һәм әдәбиятын укытуны бетерүгә каршы булган көч тә хәзер шактый тупланды. Җәмәгатьчелек, мәгариф хезмәткәрләре телне юк итүгә алып барган югары даирәләрнең фикерен кабул итми, телебезне саклап калу юнәлешендә эш йөртә.
– Хатыныгыз Фирая ханым да – фән кешесе, ул да филолог, ләкин рус теле буенча. Ничек яшәдегез? Әллә кызыксынулар уртак булгач җиңелрәк булдымы?
– Бик җиңел булды. Фирая белән безнең дәреслекләргә карашыбыз да уртак. Ул да рус теле буенча күп кенә дәреслекләр чыгарды. Фирая миңа һәрвакыт нык ярдәм итте. Бигрәк тә русча язылган фәнни мәкаләләремне һәм хезмәтләремне иң беренче укучым, мөхәррирем булды. Кирәк вакытта фикерләремне тупларга булышты.
– Балаларыгыз нинди юлдан китте?
– Олы улыбыз Айдар медицина юлын сайлады. Сәбәпчесе Фираяның апасы Рәйсә Ярмөхәммәтова дип уйлыйм, чөнки ул – һөнәре буенча медик, сәламәтлек саклау министры булып эшләде. Айдар медицина университетын тәмамлады, терапевт һөнәрен үзләштерде. Лаеклы ялга чыккач, башка юнәлешкә китте.
Кызыбыз Ләйлә тарих факультетында белем алды, шул өлкәдә эшләде. Бүгенге көндә ялда, шуңа да карамастан Татарстан Фәннәр академиясендә китапханәче булып хезмәт юлын дәвам итә.
– Татар теле һәм әдәбиятының, милләтебезнең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
– Киләчәк әйбәт булыр дип уйлыйм. Аңа өмет белән карыйбыз, гәрчә авырлыклар бар. Шул ук татар телен бетерү буенча. Кысулар бара, милләтне бетерү, юкка чыгару өчен мөмкинлекләр һаман туа тора.
Җитәкчелек милләтне саклап калуга үзеннән өлеш кертергә тырыша, ләкин эш авыр бара.
Татар