Скачать книгу
Яңа оештырылган министрлыкның эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада яңа тармак барлыкка килде, без хәтта ил күләмендә дан казануга ирештек, Казанда мелиорация буенча бөтенсоюз семинарлары уздырдык. Министр булып 1983 елга кадәр эшләдем. Аннары мине ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары итеп куйдылар. Ул чагында Министрлар Советын Гомәр Исмәгыйлевич Усманов җитәкли иде. Анда күп эшләмәдем, партия өлкә комитетына авыл хуҗалыгы буенча секретарь итеп алдылар. Соңыннан Министрлар Советына кире кайттым, бу юлы инде рәис булып. Ул вакытта Гомәр Исмәгыйлевич партия өлкә комитетының беренче секретаре иде. Илдә үзгәртеп кору башлангач, ул Мәскәүгә, Үзәк Комитетка китте, һәм бездә тарихта беренче мәртәбә партия өлкә комитетының беренче секретарен альтернатив нигездә сайлау оештырылды. КПСС системасында мондый хәлнең гомергә булганы юк иде. Ике турда өч кандидат арасыннан минем кандидатура җиңеп чыкты. Бу урында да озак эшләмәдем, чөнки үзгәртеп кору инде бик куәтле юнәлеш алган иде. Ил күләмендә барган үзгәрешләрнең асылына төшенеп, мин барлык райком, горком секретарьларын киңәшкә җыйдым. «Ил буенча безгә «Бөтен власть Советларга!» дигән лозунг куелган, шуңа күрә мин Совет органнары системасына күчү зарур дип уйлыйм. Теләгән җитәкчеләргә күчү мөмкинлеге тудырылачак, уйлашыгыз, аннан үз фикерегезне әйтерсез. Партиянең киләчәге юк», – дидем. Миңа, партия өлкә комитетының беренче секретарена, андый сүзләр әйтү бер дә җиңел түгел иде, әлбәттә. Әмма чынбарлык шундый иде. Берничә атна эчендә район-шәһәр партия җитәкчеләренең 70 проценты Советларга күчте, алар урынына яңа секретарьлар сайланды. Шул рәвешчә без тәҗрибәле кадрларны, хуҗалык итә белә торган кешеләрне югалтмадык.
Шулай итеп, өлкә комитетының беренче секретаре булып бер ел эшләдем, 1990 елда мине Татарстан Югары Советы Рәисе итеп сайладылар. Шуннан соң үзгәртеп кору эшләренә ныклап тотындык.
Боларны мин Сез әйткән тәвәккәллек темасына сөйлим. Яшь вакыттан ук җитәкче эштә булу кешене чыныктыра, ихтыяр көче, җаваплылык хисе тәрбияли һәм искиткеч зур тәҗрибә бирә. Әнә шундый тормыш мәктәбе узу алга таба миңа нык ярдәм итте. Гомумән, мин ил, республикалар, төбәкләр җитәкчелегендә башкарма хакимияттә уңышлы эшләгән кешеләр булырга тиеш дигән фикердә торам. Зур эшләргә тотыныр өчен, әнә шундый ныклы нигез кирәк.
Мәгълүм ки, СССРга кергән республикалар арасыннан суверенитет турында декларацияне иң беренче Россия Федерациясе кабул итте. Чөнки аның СССР алдында хокуклары бик чикләнгән иде. Без дә, илебездәге милли республикалар, өлкәләр, крайлар арасында беренче булып дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иттек, чөнки автономияле республиканың СССР алдында да, РСФСР алдында да хокуклары юк чамасы иде. Күп тә үтмәде, Россия үзендә президентлык институты булдыру турында карар кабул итте, 1991 елның 12 июненә Россия Президентын сайлау көне билгеләнде. Шул чакта Татарстан Югары Советы, татар зыялылары, гомумән, халык үзебезнең президентны булдыру мәсьәләсен күтәреп чыкты. Без дә Татарстан Президентын 1991 елның 12 июнендә сайларга булдык, чөнки җирле
Скачать книгу