Үзем белән очрашу. Ленар Шаех

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үзем белән очрашу - Ленар Шаех страница 13

Үзем белән очрашу - Ленар Шаех

Скачать книгу

тапшырып карау мөмкинлеге бар, диделәр. Дустым Александр Степанович Руть язылды, мине дә кыстый башлады. Мин әйтәм: «Юк, ул институтта чит тел белергә кирәк бит», – дим. Шулай да ризалаштым.

      Утыз кеше имтиханда катнашты, арадан өчесен сайлап алдылар. Берсе – инглиз теле буенча сынауны «бик яхшы»га тапшырган дустым Александр Руть, икенчесе – француз теле буенча бик әйбәт күрсәткечкә ирешкән Левин дигән егет, өченчесе – немец теленнән беренчелек яулаучы мин. Аннары безне Мәскәүгә имтихан тапшырырга җибәрделәр. Егерме баллдан унсигезне җыеп, мин конкурстан үттем, хезмәттәшләрем үтә алмады. Бер урынга унсигез (!) кеше иде. Шуннан, телләр өйрәнеп, Көньяк Азия буенча белгеч булып киттем.

      – Нинди телләр беләсез? Иң авыры кайсы телне өйрәнү булды?

      – Урду телен беләм. Ул – Пакистанда беренче дәүләт теле. Соңрак һинд телен өйрәндем. Ул – Һиндстанның дәүләт теле. Инглиз телен дә үзләштердем, анысы көндәлек эшне алып бару өчен кирәк булды.

      Телләрне өйрәнү җиңел түгел. Урду телендә гарәп әлифбасы кулланыла. Гарәп әлифбасы 28 хәрефтән торса, монда 8 яңа хәреф өстәлә. Димәк, тагын да кыенлаша кебек. Яшь вакытта өйрәнелгән инде.

      Халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлагач, мине кызык иттеләр. «Һиндстанның хәзерге заман сайлау системасы» дигән темага диплом эше язган идем, җитәкчем: «Монда ярты диссертация бар, аспирантурага калыгыз», – диде. Мин, имтиханнарны тапшырып, көндезге бүлеккә укырга кердем. Шунда Тышкы эшләр министрлыгыннан чакыртып алдылар да: «Әле сез яшь кеше, укырга өлгерерсез. Пакистанны өйрәнгәнсез икән, шуңа без сезне Пакистанга җибәрәбез…» – диделәр. Каршы килеп булмый, ризалашмыйча чара юк. Бер ай ял бирделәр, аннары җыенып килергә куштылар. Ялдан килсәм, Индонезиягә язып куйганнар. «Мин Индонезияне өйрәнмәдем, телләрен белмим», – дип тә карадым. «Сез инглизчә беләсез, баргач, инглиз теле белән эшләрсез», – диделәр. Шулай итеп, үзлектән индонезия телен дә өйрәнергә туры килде. Аның теле башка телләргә караганда җиңелрәк. Һәр көнне бер иллеләп бик кирәкле рус сүзен сайлап алам да, сүзлектән аларның индонезиячәсен карыйм. Грамматика-фәлән өйрәнү юк. Базарга чыгам да анда утыручылардан сораштырам. Алар бу сүзләрне грамматик яктан дөресләп әйтеп бирәләр. Байтак кына шулай шөгыльләнгәч, телне газета буенча шомарта башладым. Бер елдан консулның тәрҗемәчесе булып эшли идем инде. Индонезиядә ике ел яшәдем, бүтән анда кайтмадым.

      – Хәзер дә бу телләрне кулланасызмы?

      – Туры килгәндә кулланам, ләкин онытыла. Урду онытылмый, һиндча да кайвакытта сөйләшәм. Индонезия теле белән сөйләшергә туры килмәде, әмма шәкертем Эдуард Исламовка бу чит телне өйрәнергә киңәш иттем. Ул индонезия һәм малайзия телләрен үзләштерде. Алар арасында аерма бик аз. Эдуард Малайзия икътисадын өйрәнде. Мин аның диплом эше белән җитәкчелек иттем. Аннары ул әлеге теманы үстерде, диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты булды.

      – Сез карьерагызны Индонезиядә башлагансыз, һәм бу дәвердә

Скачать книгу