Үзем белән очрашу. Ленар Шаех

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үзем белән очрашу - Ленар Шаех страница 14

Үзем белән очрашу - Ленар Шаех

Скачать книгу

китабымда тәфсилләп язылган. Аның икенче басмасы да дөнья күрде.

      – Чит илләрдә эшләү дәверендә анда яшәп каласы килү теләге тумадымы?

      – Беркайчан да андый теләк тумады. Беркайчан да. Син кем генә булсаң да, нинди генә зур кеше булсаң да, үз илеңнән дә кадерлесе юк. Киткәннәр барыбер кире кайта. Актёр Михаил Козаков, мәшһүр виолончелист Мстислав Ростропович һәм аның хатыны, күренекле опера җырчысы Галина Вишневская да яңадан ватаннарына кайттылар. Борис Березовскийның да шундый теләге булган, диләр. Туган җир белән элемтәләрне беркайчан да мәңгелеккә өзеп булмый.

      – Сезнең Джордж Байрон әсәрләрен, шигъриятне яратуыгыз сер түгел. Әдәбиятка булган мәхәббәт кайдан килә? Поэзия турында Сезнең фикер…

      – Минем карашым буенча, Байрон булмаса, Пушкин белән Лермонтов та булмас иде. Алар аша күренекле инглиз шагыйре Тукайга да тәэсир иткән. Шунысы кызык: Байронның беренче шигыре 1815 елда русчага тәрҗемә ителә. Бүгенге көнгә кадәр 300 гә якын тәрҗемәче аның әсәрләрен кат-кат тәрҗемә иткән. Дөнья шигъриятендәге яңа сүз, Байрон әсәрләренең матурлыгы һәм бөеклеге үзеннән соң килгән каләм ияләренә, иҗат кешеләренә ничек көчле йогынты ясаган бит!

      Бүгенге шигърият, Мәскәү шагыйрьләренә карап фикер йөрткәндә, аска тәгәрәгән кебек тоела, минемчә. Алар соңгы унбиш-егерме елда, төрле төркемнәргә берләшеп, үзләрен үзләре күтәреп, үз-үзләренә ниндидер премияләр биреп яталар. Кыскасы, тар гына элита. Татар әдәби журналларыннан «Казан утлары»н укып барам, ләкин анда да әллә ни зур көч күрмимен. Соңгы егерме елда поэма жанры әдәби мәйданнан бөтенләй юкка чыкты. Димәк, капиталистик дөнья бу җиһанның аерым аспектларына дан җырлаган яңа шагыйрьләр килүен таләп итә.

      Син поэзиягә кагылгансың икән, тагын бернәрсә әйтеп китәсем килә. Беренчедән, шагыйрьләр үзләрен үзләре генә шагыйрь итмиләр, аларны искиткеч яхшы тәрҗемәчеләр дә бөек каләм ияләре итеп таныта. Омар Хәйямне алыйк. XIX гасырда күренекле инглиз шагыйре Эдвард Фицджеральд аның шигырьләрен инглиз теленә тәрҗемә итүгә бар гомерен багышлый. Фицджеральд ярдәме белән фарсы шагыйренең поэмалары, шигърияте дөнья күләмендә таныла. Икенчедән, ни өчен Омар Хәйям? Шагыйрь булудан тыш, ул күренекле галим, математик булган. Мөселман дөньясының иң күренекле математигы. Ул беренчеләрдән булып Европада йөзәр еллардан соң гына барлыкка киләчәк алгебраик геометрияне ача. XII гасырда Омар Хәйям кояш календарен төзи. Ул 600 елдан соң Көнбатышта кулланылышка кергән Григориан календареннан күпкә төгәлрәк булып чыга.

      Омар Хәйямне галим, математик һәм шагыйрь буларак аңлаудан мин шундый нәтиҗәгә килдем: техник акыл төзелешле кешеләр поэзиядә күп кенә кызыклы һәм яңа ачышлар ясый алалар.

      Моңа икенче мисал – Равил Бохараев. Миңа аның белән ун ел аралашырга туры килде. Ул Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын, Мәскәү дәүләт университетында теоретик кибернетика буенча аспирантура тәмамлый. Әзер фән докторы булса

Скачать книгу