Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке). Рәдиф Гаташ
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ страница 22
Шагыйрәгә – яшь Ярга хитабымда?
Аңа хатлар, илгә ләкин – сыем бу,
Әһле гашыйклар! Нәкъ сезгә серем бу!
«Һаман язсам – ул Сине сагынганга…»
Һаман язсам – ул Сине сагынганга,
Илаһ санап, бер Сиңа табынганга.
Ә очрашкач… Әйткән, ди, шулай Мәҗнүн,
Назлап, яры чәченә кагылганда:
– Кит, Ләйлә: Ләйләмне уйларга ирек бир!
Мәҗнүндә ташкан җырларга хөрлек бир.
Кит, Ләйлә… тик җанымда кал, уемда:
Очышына рухымның җиңеллек бир, —
Гашыйк җаным гарешкә бер ирешер!
Янсам мин дә – үз җанымда дәвамы,
Язсам – ядымда Син-җанаш авазы…
Тән Җир булса, Рух – Күк… Күпме арасы?
Мәңгелекне үтепмени барасы?
– Кит, Ләйләм, Сине уйларга ирек бир,
Мәҗнүнең рухына иркенлек бир!
…Кайт, Ләйлә… Тик җырымда бул, җанымда, —
Хыял газабыннан соң җиңеллек бир.
Шагыйрең җаны Хакка бер ирешер!
«Күнегә алмам сәер бу Җиһанга…»
Күнегә алмам сәер бу Җиһанга:
Йә, ни генә үзгәрмәс бүген анда?!
Ай тотыла… планеталар парады,
Нишләр мескен иске бу Җир корабы?
Кешедә мәңгелек гөнаһ! – сизелә:
Көн саен сугыш, һәлакәт, зилзилә…
Ачулымы Кояш? Нуры агулы…
Якынаямы – шул дөнья ахыры?
…Ни уйларга, кадерлем, белмәгәнгә,
Әйттем: – Болар – мин Сине көнләгәнгә.
Ярамыйдыр нахак сүз пакь җаныңа?
Җәзадыр шул хаксыз елатканыма?!
Йә җавап бу, Яр, Син горур булганга?
…Бик еш, сизми дә, җанымны кыйганга?
Гаҗәпмени булса?! Чиксез Җиһан ла!
III. Газәлләр диваныннан
Безне нык үзгәрткән дөнья, Башка син уеңда да… Кабатлыйм: димәк, язмыш шул… Әбәлки, язмыш түгел?! Беләм: мәңге күңелемдә Көләч сурәтеңяшәр… Соңлап килсәдәярату, Ул – бәхет, ялгыш түгел…
«Кайда ул ил? Илтә нинди юл? – Туран…»
Кайда ул ил? Илтә нинди юл? – Туран…
Баглымы шул илгә исмең, Гөлтуран?
Төрки ватан, Ана йорт – изге җирнең
Эзен күммәгән бит вакыт – ком, буран?
Тарих итеп бактым синең Күзләргә, —
Мәңгенең рух язуын кем укыган?
Чүлләр илен, гөлсәхра, җил хәтерен
Уятсын диптер, Хак сине бар кылган?!
Синең аша җанкавемнәр эндәшә:
Төркиләр! Сибелгән чәчәк-гөл сыман…
Чин-дивардан Әдрәнгәчә уйнаклый
Бабайлар даны, тузаны – үз томан!
Айнымас Иран шөһрәтле Туранның
Горур ярлар калдырган илһамыннан.
Төрки гөлләр исен онытмас Гаташ:
Милли дөнья исмеңдә үк: Гөл… Туран!
Каләмгә газәл
Сүзем сиңа, гаүвасым, әй, җитез каләм,
Тагын сине кара «диңгезе» нә салам.
Сулыш