Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке). Рәдиф Гаташ
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ страница 20
Алгансың берүзеңә?
…Яңарып ватан, кайтыр бит
Халкың кабат үзенә?!
Бүген гөл түгел, ил көле
Күкрәгеңдә, кыз бала!
Күкләр битараф, ә Җирдә
Татарны кем кызгана?!
Сакла, Сөю! —
Фаҗигале
Бөек юлны узганда!
«Кабат-кабат сорыйм йөрәк хәлеңне…»
Тик бер сүз… аһ, авыр кагылды: Йөрәк кара шәлен ябынды.
Кабат-кабат сорыйм йөрәк хәлеңне:
– Син алдыңмы аннан кара шәлеңне?!
Һаман уйлыйм: яшь бер хискә ник матәм?
Ул килешми сиңа – чынын мин әйтәм…
Ал ул шәлне – кара төстән ерак йөр…
Синдә керсез, йолдыз затлы йөрәк, бел…
Биеккә ул ашсын тиңсез нур булып,
Сөя белмәгәннәр калсын хур булып…
Бөек горурлыгын Кызның – балкыштан
Таныганнар көнләшсен ак язмыштан!
Кош юлына күтәр якты хисеңне:
Мин гел шуннан эзләргә әзер сине!
…Һәм күрсәң сәҗдәгә егылган мәлемне,
Алдыма ташла шул кара шәлеңне!
Сәяхәттән экспромтлар
Нинди булыр язмыш алда?
Сорыйк дулкыннардан.
– Мине борчымый бу, – дисең.
Җилләр әйтә:
– Ял-га-а-н!
Җанда
Үткәннәрдән безнең
Күпме гамь-моң калган.
«Миндә юк…» – дигән сүзеңне
Яңгыр юсын:
– Ял-га-а-н!
Хис Иделдәй ташкан бүген,
Ә иртәгә? Аннан?
– Миңа барыбер, – дисәң, Күк
Күкрәр озак:
– Ял-га-а-н!
…Иделдән Чулманга кердек,
Көн ачылмый һаман.
Уйлыйсыңмы: йөзәбез, дип, бүген
Без Чулман өстендә?
Йөрәкләр ул шулай Мәңгелектә —
Тыныч кына аккан бер халәттән
Ярсуга күченә.
Күр: сөйләшә сәях ике йолдыз
Чиксезлек эчендә.
Безнең йөрәкләр ул балкый бүген
Төнге Җир өстендә —
Мәңгелек эчендә…
«Ник җаныңа үталмый җан – аңладым…»
Озак янып көйдем, әмма түздем, Сөйдем! – хәзер миндә шундый җан: Сыйган гүя аңа Илаһ үзе, — Кар түбәле мәгърур тау сыйган!
Ник җаныңа үталмый җан – аңладым:
Текә тавың – менеп җитә алмадым…
Салкын биеклек – кыялар илаһы;
Ни аңа наз, йөрәк эндәше, аһы?!
Элек янартау булып, ут аткан да
Катып калган – шомлы ташлар ул тауда…
Кар аклыгы кисә гашыйклар күзен:
Биеклектә юк хәтта кошлар эзе.
Шулай икән, ник хыял анда оча? —
Сөю эзләпме боз тауны уй коча?!
Зәңгәр кыялар – язмышым, аңладым:
Җитә алмамдыр… һәм китә дә алмамын!
«…Ә нинди көч хуҗа минем җаныма?..»
Сөен: хәзер син бар – хуҗа рухыма, Һәр гөнаһтан өстен язмышым