Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке). Рәдиф Гаташ

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ страница 6

Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ

Скачать книгу

уңышларын сөенеп барлыйлар һәм тайпылулардан кисәтәләр. Без исә аның иҗатының характерлы якларын һәм югары нокталарын бәян итәргә тырыштык. Моны шагыйрь үзе дә, укучылар да күрер. Кыскасы, Гаташның шигъри дөньясы безнең карашка менә шундый.

      Нурмөхәммәт Хисамов,

      филология фәннәре докторы, профессор

      2011

      I

      Бу – сезгә кылган догам

      Мәхәббәт шагыйрен таный белегез! —

      Әй, кешеләр, аңа тик сүз бирегез!

      …Янды фирка, байраклар бу гасырда,

      Гашыйклар әләме исән – күрегез!

      Җиде төн

      (Гарәп мотивлары)

      Кереш

      Мең дә бер кичәне исән

      Кичалган Шәһрезадә!

      Мин сиңа килдем: сөюдән

      Бармы, әйт, берәр чара?

      Акылыңа, гүзәллегеңә

      Ихтирам саклыйм чиксез:

      Күзеңдә – гасырлар сере,

      Күңелеңдә – дәрья, диңгез!

      Чорлар аша да очрашып

      Сөйләшү мөмкин, беләм,

      Күңелем, тыңла, уянган,

      Тулган мең сорау белән!

      Мин дә мәхәббәт көченнән

      Тетрәнгән бер бүз бала,

      Сиңа дәшәм, Шәһрезадә:

      Бармы ул мәңгелек көчтән

      Коткарыр бер-бер чара?

      Җавап бир, Шәһрезадә!

      Беренче төн

      Әй, беренче кабат күрү!

      Сине очраткан бер төн

      Ачты каршымда дөньяның

      Тылсымлы, сихри битен.

      Төн кара, бик якын ара —

      Янымда буй кыз бара:

      Болыттай кара чәчләрең,

      Күмердәй күзләр кара.

      Адаштырды карашың күп

      Гасырга әллә мине?

      Мин, янып: «Мәҗнүн мин», – дидем,

      Син, көлеп: «Ләйлә!» – дидең.

      Төн кара… Төн аша һаман

      Күмердәй күзләр бага.

      Кем әйталыр: якынмы ул,

      Еракмы ике ара?

      Янымда Бәхет бара.

      Икенче төн

      Тезелде сүзләр кәгазьгә…

      Тама да кибә карам…

      Җирдә ничәнче ул, буй кыз,

      Калдырган бәхет-яраң?

      Кем синең серне ачалган?

      Болытмы син йә җилме?

      Кагылдың, киттең. Мин калдым,

      Тетрәнеп калдым, тиле!

      Кем сиңа үпкәли алыр

      Йә ачу саклар сиңа?

      Яратылгансың һәр йөрәк

      «Гаебең»не акласынга!

      Минме соң беренче гашыйк?

      Соңгымы җанда ярам?

      Бәлки, яңа шагыйрең мин?

      Тагын исмең кабатлана —

      Исмеңне пакьли карам!

      Өченче төн

      Зур рәхмәт тапкан анама! —

      Мин – талант, көчле талант…

      Әй, горур гүзәл, син мине

      Ярат тик, мәңге ярат!

      Тик уйлама: минем көчем

      Җыр, иҗат түгел, бүтән…

      Мин – гашыйк. Кешеләргә мин

      Кояштай сөю йөртәм…

      Мин

Скачать книгу