Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке). Антология

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология страница 28

Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология

Скачать книгу

Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Шагыйрьнең Сүрәя Гайнуллина тәрҗемәсендә «Кызыл юл – Алый путь» (2015) китабы «Ак бүре» нәшриятында рус телендә, Азәрбайҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның «Аразбары» китабы Рифат Сәлах тәрҗемәсендә татар телендә «Илһам» нәшриятында басылып чыга.

      2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

      Өр-яңадан

      Иртәгә мин өр-яңадан туам,

      Ишекләрен ачар яңа галәм.

      Ил-көнем дә башка булыр минем

      Һәм җилфердәр күктә яңа әләм.

      Иртәгә мин өр-яңадан туам,

      Яңа йөрәк тибәр таң атканда.

      Ак болытлар барсы җиргә иңәр,

      Җилдерермен күктән пар атларда.

      Иртәгә мин өр-яңадан туам,

      Сезнең янга килер сабый бала.

      Сокланырсыз, бәлки, сөенерсез,

      Күзләремдә очкын чагылганда.

      Иртәгә мин өр-яңадан туам,

      Бүген сүнәм соңгы йолдыз илә.

      Хыялымны җырга салмак булам,

      Әләмемне үз итмәгән илдә.

      Разинны уйлап

      Туган телне өзелеп сөябездер,

      Яклыйбызмы аны, кем белә?

      Кемнәр әзер бүген, Разин сыман,

      Теле өчен утка керергә?

      Җәһәннәмнән җәһәннәмгә сала

      Каракошның әзер җавабы.

      Ана теле өчен, Разин сыман,

      Берәребез дөрләп янамы?

      Син дә, мин дә «Туган тел» не җырлап

      Торырбызмы ишек төбендә.

      Безнең телләр пайтәхеттә торсын!

      Пайтәхет тә тиеш белергә!

      Ана теле һәрчак түрдә булсын,

      Анадан да якын кем бар соң!

      Мал-мөлкәтен яклап йөри кеше,

      Телен яклап ханга кем барсын?

      Үз анасын саткан хаиннәрдән

      Бүген инде нәрсә көтәсе?

      (Ләкин җанда тонык өмет яши,

      Туар диеп татар иртәсе.)

      Телне сату – үз анаңны сату,

      Милләтеңне сату, илеңне.

      Сорау куя безгә каракошлар:

      «Җаның кыйбатмы? – дип, —

      Телеңме?»

      Туган телне өзелеп сөябездер,

      Сакларбызмы аны, кем белә?

      Әзерме без бүген, Разин сыман,

      Иман өчен утка керергә?

      Җомгадан соң

      Иман йортын чыгып киткән чакта,

      Ник тәкъвалык кинәт югала соң?

      Үз-үзеңә мең вәгъдәләр биргәч,

      Нигә эри алар җомгадан соң?

      Җомга җиткәч, бәйрәм рухы илә

      Фәлсәфәгә чумып уйланасың.

      Тик тарала сыман фикер җебе,

      Дөнья күмә кабат җомгадан соң.

      Кайбер көнне, иртән тору белән,

      Яңа көчләр җыеп уянасың.

      Офыкларны ярып чыгар булсаң,

      Бөтен өмет сүнә җомгадан соң.

      Бу дөньяның асылына төшеп,

      Мәгънәләрнең эзлим гел яңасын.

      Үз-үзеңне танымаслык булып

      Үзгәрәбез нигә җомгадан соң?

      Мин ак болыт булып йөзәрмен дә…

      Мин ак болыт булып

Скачать книгу