Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 34
– Бәләкәчләрем минем… – Ул искиткеч бер назлылык белән малайларга карап торды да пычагын алып кечкенә буйлысы янына атлады. Күңелендә тик изгелек иде. Күңелендәге якты хисләр бөтен тәненә рәхәт бер дулкын булып таралды. Бу мәхәббәт иде. Бу Ходайга булган тылсымлы мәхәббәт иде. Чиксез мәхәббәт хисләре белән ул Радик янына иелде. Куркудан коты алынып, дер-дер калтырап яткан малайның чәчләреннән сыйпап иркәләде. Шундый яктылык, шундый изге хисләр аның күңелен тибрәндерде, тилерткеч тойгылардан күзләренә яшь эркелде.
– Гөнаһсыз җан… – диде ул, малайның битләреннән иркәләп, – өлкәннәр төшкән сазлыкка төшмәвең белән нинди бәхетлесең син…
Кинәт тагын теге томан узды. Бер мизгелгә генә күзгә күренеп алды да таралды. Ләкин Радик өчен тагын нәрсәдер үзгәрде. Ул Радик түгел иде. Ул баягы караңгылык кешесе дә түгел. Ул песигә әверелгән иде. Песи иде ул. Актүш иде. Подвалдан атылып чыкты. Подвалдан атылып чыгу белән туктап калды.
Аның коты алынган иде, әлбәттә. Ул караңгылык кешесен таный, аннан килгән салкын әҗәл сулышын тоя һәм аз гына игътибарсызлык күрсәтсә, караңгылык кешесенең ихтыярына тулысынча буйсынып, гомеренең соңынача аңа хезмәт итәчәген белә иде.
Ләкин подвалда аның дуслары иде. Подвал ишегенә карап, бер мәлгә икеләнеп калды.
Әллә ничек сәер килеп чыкты. Дусларын махсус рәвештә караңгылык кешесенең кулына тоттыргандай булды. Югыйсә Актүш аларга үзенчә яхшылык эшләргә генә теләгән иде бит.
Бүген иртән Назлыбикә белән якын-тирәдәге йортлар буйлап сәяхәт кылып йөргәндә, шушы подвалга да кергән иделәр. Бу йортка аяк баскан саен, аның күңелен курку ала, әллә нинди сәер дә, шомлы да авазлар ишетелгәндәй була, танавына котны алырдай исләр килеп бәрелә. Ялгызы гына чагында ул монда якын килмәскә тырыша иде дә, Назлыбикә янында куркуын сиздерергә кыенсынды. Иртән караңгылык кешесе юк иде әле. Шунда ул почмактагы ташлар арасында, күннән ясалган капчык сыман нәрсәдә, адәм балалары бик ярата торган кәгазь кисәкләрен күреп калган иде. Дуслары белән очрашкач, башта бераз шаярып алырга теләде дә, соңрак шул капчыкны хәтерләп, аларны монда алып килде.
Болай булырын башына да китереп карамады шул. Ә гомумән, кешеләр – сәер затлар, аларга яхшылык кылырга теләсәң, гел нинди дә булса бәлагә юлыгасың. Бермәлне кибет алдындагы бала арбасында елап яткан кечкенә малайның имезлеген авызына каптырып куйгач та аны чак бәреп үтермичә калдылар. Үзе вакытында качып