Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов страница 15
Тындылар.
Пычкы күңелле генә үз көен көйли. Пүлән артыннан пүлән тәгәрәп төшеп кенә тора…
Сәмигулла абзыйның дәртләнеп эшләгән Сабирҗан белән беррәттән тартырга җегәре җитми, бик тиз хәлдән тая. Тәмәке көйрәтеп алуны сылтау итеп әледән-әле хәл җыярга туктый. Ул туктады дип, Сабирҗан кул кушырып тормый, кискән пүләннәрен яра башлый.
Җилле эшли ул. Калын-калын пүләннәр аның балтасы астында, җитлеккән карбыз кебек шартлап ярылып, як-якка очып кына торалар.
Яңадан кисә башладылар. Һәркемнең үз уе…
Яшерен-батырын түгел, Сабирҗан да илле тиен чамасы өмет итә иде. Алай булган тәкъдирдә, егерме бишәр тиен дигән сүз бит ул. Кайтышлый ук дүрт-биш кадак икмәк, ярты кадак шикәр алыр иде. Белмәссең, бәлки, берәр әчмүшкә чәйлек тә калыр…
Сукырның бар теләге: ике күз дигәндәй, Сәмигулла абзыйның үз хыялы:
– Кайтышлый ук берәр штоф төшерәм… Тәнгә бераз хәл керсен әле… – диде ул, тәмәке төпчеген пычкы чүбе өстенә ташлап.
Утынны кисеп бетергәч, чак кына хәл алдылар да, Сабирҗан ярырга кереште, Сәмигулла абзый, утынлыкка ташып, әрдәнәгә өйде.
Ниһаять, эш бетте. Кузла яңадан үз урынына утынлыкка кереп утырды. Пычкы чүбен бер читкә себереп өеп куйдылар.
Сабирҗан кереп хуҗаны алып чыкты.
– Коры тоткансыз. Булдыргансыз, – дип, сөйләнә-сөйләнә, хуҗа утынлыкка керде. Бармак тыккысыз тыгыз итеп өелгән әрдәнәне күрде. Ялланучыларның эше күңеленә бик хуш килде, ахрысы. Шунда ук кесәсеннән портмоне чыгарып, учына чыңлатып акча койды. Һәм, санап алып, Сабирҗанга төп-төгәл алтмыш тиен көмеш тоттырды:
– Азсынмыйсызмы? – дип сорады.
– Юк, юк! – диде Сабирҗан, куануын яшерә алмыйча. – Кая ул. Дөресен әйткәндә, без әле бу кадәресен дә өмет итмәгән идек…
Шәфкатьле хуҗага кабат рәхмәтләр укып, ишегалдыннан чыгып киттеләр. Сабирҗан кибеткә кереп кирәк әйберләрен алган арада, Сәмигулла абзый хәрчәүнәдән яхшы гына кәефләнеп чыкты. Сабирҗан аңа эчмә-фәлән дип, акыл өйрәтеп тормады. Әйткәнгә карап, барыбер файдасы булмаячак, Сәмигулла абзый сүз тыңлаудан узган, иртәге көн дип исе китеп тора торганнардан түгел: кем әйтмешли, таба да каба… Акчасы булмаса, ахыр чиктә пычкысын закладка салып булса да эчә. Ә иртәгесен таң белән кабакка килә дә: «Эш бар, пила кирәк. Акчасын бераздан кертермен…» – дип, коралын алып китә һәм тагын борыны чөгендер төсле булганчы эчә.
Бүген исә, гөнаһ шомлыгы, инде кайтып җиткәндә генә, ямьле көннең ямен җибәреп, Сәмигулла абзыйның карчыгы Фәхрия түти очрамасынмы. Шунда ук, өянәге кузгалгандай, акыра-бакыра картына ташланды.
– Аһ, имансыз! Аһ, оятсыз! Аһ, сәрхуш!.. Күрче, зинһар, тагын лырык булганчы эчкән бит бу адәм актыгы…
Бер җене котырса тыела белми торган гадәте барлыгын белгәнгәме, кылтый-мылтый атлап кайтып килүче Сәмигулла абзый, бимазалаган чебен-черкидән котылырга теләгәндәй, карчыгы ягына кул гына селекте.
Эттән алып эткә салды аны карчыгы, бер дә әйтмәгәнен калдырмады. Ә тегесенең гамендә дә юк!
Юлда