Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов страница 13

Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов

Скачать книгу

стена буена әйләнеп килгәндә, лом, пычкы кебек нәрсәләр тоткан тагын берничә кеше җыелып өлгергән иде. Барысы да нәкъ Сабирҗан, Сәмигулла абзый кебек дүрт күз белән эш көтүче ярлы-ябагай… Төрле милләт кешеләре бар монда. Көн дә очрашып торганга, алар бер-берсен беләләр. Сабирҗан да, килеп җитү белән:

      – Исән-имин генә яшәп ятышмы? – дип сәлам бирде. Аның сәламен ачлыктан тәмам сырхау кыяфәтенә кергән һәм сирәгәйгән сакалы аша сары яңак сөякләре беленеп торган өлкән яшьтәге чуваш карты алды:

      – Әлегә арупыз…

      Сабирҗан теттереп татарча сөйләшә торган әлеге чуваш картын кабат күздән кичерде. Бигрәк тә бетәшкән, бичаракай. Өс-башы иске, хәерчелеге баштан ашканлыгы әллә каян күренеп тора. Йөз-чырае һәрвакыттагыча чытык. Болай да чаларган сакал-мыегын мул булып бәс сарган. Тәмам алҗыган-өшәнгән кыяфәттә. Бөкресе чыккан. Ачлыктан ачы нәрсә юк шул. Борыныннан тотсаң җаны чыгарга торса да, эшкә һәвәс үзе. Бер эшне дә үгиләми. Берничә тапкыр Сабирҗан аны үзенә кулдаш итеп тә алгалаган иде. Тикмәгә генә, нәрсәдер өмет иткәндәй, чепи күзләрен чет-чет йомгалап, Сабирҗан ягына караштырып алмыйдыр…

      Сабирҗан, башкаларга да ишетелерлек итеп, үзләренең беренче булып килүләрен кисәтеп куюны кирәк тапты. Ышан син аларга! Илдә илле, берсеннән-берсе җилле дигәндәй, араларында битләрен арттан юганнары да булмас димә…

      Яктырды. Хәзер инде базар эче мәш килә. Тик бу фәкыйрьләр янына килеп эш тәкъдим итүче генә юк. Кайберәүләр, эчләренә төшкән салкыннан котылырга теләп, чыптага яки анда иске капчыкка төргән пычкысын стенага сөяп куя да, үзара шаярышып алгандай итәләр. Берсе әнә, сикеренгәләп (берәү туеп сикерә, берәү туңып сикерә, ди бит), ботларына шап-шоп куллары белән суккалый, үзе, янындагы иптәшләрен көлдерү нияте беләндер инде, фәлсәфә саткан була:

      – Ходай Тәгалә булган нәрсәңне уртаклашырга, бүлешергә кушкан. Ә байлар, әнә дөм чукрак кебек, ул сүзләрне колакларына да элмиләр… Димәк, алар Ходай Тәгаләгә каршы баралар булып чыга. Алай икән, үзләренә үпкәләсеннәр, акыртып таларга кирәк чукынмышларны…

      Көтә-көтә тәкате беткән Сабирҗан, Сәмигулла абзыйны чират сакларга калдырып, үзе яңадан утын олаулары рәтенә китеп барды. Утын алганнарның алдына да йөгереп чыккалап карады. Юк, һаман да бер үк җавап: кирәкмәс…

      Инде нишләргә? Бүген дә шулай коры килеп буш кайтырлармы?

      Шулай ут йотып, пошаманланып торган арада, кемдер җиңелчә генә аның җиңенә кагылды. Өстенә кайтарма якалы әйбәт пальто, каракүл бүрек, аягына кунычын кайтарып куйган Кукмара пимасы кигән бу кеше беренче булып үзе сүз катты:

      – Нәрсә, агай-эне… Эш эзлисеңме әллә?

      Теле белән генә түгел, ымы-ишарәсе, бөтен әгъзалары белән берьюлы җавап кайтарды Сабирҗан:

      – Ыһы!.. – диде ул, шатланып.

      – Әйдә, алайса. Менә утын алган идем…

      Сабирҗан, ни дигәнен үзе дә белешмичә, бер үк сүзләрне тәкрарлап куйды:

      – Рәхмәт!.. Рәхмәтләр генә яусын инде…

      – Иптәшең бармы?

      – Бар,

Скачать книгу