Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов страница 8

Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Мылтыклы абзый иң элек:

      – Пошёл!.. – дип, эткә җикеренде, аннары Гөлбануга карап елмаеп болай диде: – Гарип эт ул. Шуңа күрә котырына…

      «Гарип этләр шулай усал була микәнни?» – дип уйлап куйды Гөлбану.

      Шыксыз эт, өске иреннәрен күтәреп, тешләрен күрсәтеп, тагын бераз ярсыды да, барыбер арба көпчәкләрен әйләнүдән туктата алмавына төшенепме, теләр-теләмәс кенә алардан аерылып калды.

      Эт тавышы тынгач, әтисе белән сакаллы абзыйның сүзләре дә аерымачык булып ишетелә башлады.

      – Әйе!.. Ачлык бу тирәләрдән дә халыкны куган икән, – дип куйды Гөлбануның әтисе.

      Аның көрсенеп әйткән бу сүзләрен ишеткәч, Гөлбану як-ягына каранып алды. Чыннан да, авыл буп-буш икән ич, бер генә кеше дә күренми. Як-якта тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кагылган, ишекләре йозаклы өйләр, буш йорт урыннары…

      – Әйе, Сабирҗан туган! Заманаларның рәте-чираты калмады. Янгын чыккан урманнан киек качкан кебек, халык китә дә китә… Нишләмәк кирәк? Күрәләтә торып ачтан үләсе килми бит. Җан газиз ул. Ә бит бу елларга зур өметләр баглаганнар иде… Түрәләрне әйтүем: кыш көне шулай алпавыт утарына барып чыккан идем, йомыш белән. Ду китереп бәйрәм итәләр. Яңа елны каршы алалар… Имеш, егерменче гасырның беренче елларында ук Рәсәй өстендә дә таң атар. Көт, атар! Ачтан кәкрәеп катар…

      Сабирҗан көрсенеп куйды, дәшмәде. Шулвакыт урман каравылчысы, бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергән кеше сыман, юлдашына таба борылды да аның имана җире белән кызыксынып куйды.

      Сабирҗан кулын гына селтәде:

      – Һәй, Гыйлаҗи абзый, аның шул исеме генә җир иде лә! Уч төбе кадәр нәрсә иде. Ул да булса кешеләрнең җир башына, межага аркылы үлчәп бирелгән иде. Бер җан булганга шулай иткәннәрдер инде. Ат белән сукалаганда, күршеләр үк таптатып тәмам эштән чыгарып бетерә торганнар иде… Бу хәлләр башлангач, Бөтерчек Саттары килеп, һич югында, шул җиреңне калдыр дип, бурычын каплаттырды…

      Бераздан авыл да күренмәс булды. Гыйлаҗи абзый, барысына да ишеттерергә теләгәндәй, кычкырып әйтеп куйды:

      – Ярар, җәмәгать!.. Мин кире борылыйм инде, булмаса…

      Юлчылар туктады. Гөлбануның әнисе дә, яулыгы белән авыз читен каплый төшеп, сакаллы абзый янына атлады.

      – Шәт, иншалла, болай булгач, исән-сау гына барып җитәрсез инде, туганнар…

      Сабирҗанның күңеле йомшарып китте, ахрысы. Кинәт кенә, мәңге әйләнеп кайтмас соңгы сәфәргә киткән кеше сыман, Гыйлаҗи абзыеның терсәгенә тотынды. Һәм калтыранган тавыш белән сөйләнә башлады:

      – Бу изгелекләреңне үлгәндә дә онытасым юк, Гыйлаҗи абзый. Ходай кушып, юлларыбыз уңа калса, бер кайтырмын… Менә шунда барысы өчен дә бәхилләтермен…

      – Ташласана! – диде урман каравылчысы, Сабирҗанның җилкәсенә кулын куеп. – Юк сүз сөйлисең. Нинди бәхилләтү ул. Кем әйтмешли, бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр дигәндәй… Юк белән ватылма. Тыныч бул. Әниеңнең дә хәлен белешкәләп торырмын… – Аннары тагын өстәде: – Хак, бу турыда белә-нитә

Скачать книгу